Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хатын-кызның бәхете нәрсәдә?

Хатын-кызның бәхете нәрсәдә? дигән сорауга төрлечә җавап бирәләр. Кемдер «яхшы ирдә», кемдер «байлыкта», кемдер «игелекле балалар үстерүдә», кемдер «аны аңлаучы булганда» ди. Ә менә бүгенге язмабызның герое Елизаветаның хатын-кыз бәхете җавапларның барысын да сыйдырган тормыш иптәше Петр белән янәшә атлавында. Яңа гына кулга-кул тотынышкан яшь парлардай, 34 ел буе бергә яшәп, бер-берләренә авыр сүз әйткәннәре, бер-берләрен үпкәләткәннәре юк аларның. Авылдашлары балаларын башлы-күзле иткәндә: «Черновлар кебек булсыннар, алар кебек торсыннар», - дип телиләр. Безнең дә бу тигезлекнең серен беләсебез килде һәм Башкортстан Республикасы Бакалы районы Яңа Илек авылына юл тоттык

Черновларның зур нарат өе әллә кайдан күренеп, үзенә тартып тора... Шулай булмыйни, гөмер буе лесник булсаң, син дә шундый йорт торгызыр идең, дигән сүзләр көткән идек. Юк, авылдашларыннан берәү дә мондый сүзне әйтмәде. Киресенчә: «И шулкадәр тырышлар, шулкадәр булганнар инде, чит ярдәмнән башка үзләре генә төзеп чыктылар», - дип соклануларын белдерделәр.

Лесник дигәннән, Петр Кириллович кечкенә чагыннан ук табигатьне яратып, җае чыкканда, ярдәм итеп үсә. Беркайчан да аның алдында укырга кая барырга дигән сорау тормый. Ул Уфага лесничийлар хәзерләү техникумына китә. Бер-берсенә күрше булып яшәүче Үмер кызы белән Илек егете Уфада күрешәләр. Берсенең армиягә озаткан егете, икенченең авылда йөргән кызы бар... Йөрәккә тышау салып булмый шул, бер күрүдә гашыйк булалар, тиздән өйләнешәләр. Баштагы мәлне авылга кайтырга «шүрләп» тә йөриләр, ни дисәң дә, икесенең дә «иске мәхәббәтләре» алдында җавап тотасылары бар бит... Хәер, үпкә саклап йөрүче булмый, шундый матур парны күреп, аларны кичерәләр.

Башта Боҗыр, аннан Исәмәт авылында яшиләр, дөресрәге, шул авыллар янындагы урманда торалар. Беренче чорда Елизаветага авыр була, билгеле. Гел кеше арасында, компания уртасында булган чая кызга еш кына урман өендә ялгыз калырга да туры килә. Хәер, уллары Владимир, кызлары Людмила тугач, мәшәкатьләре күбәя. Кайчандыр Илек авылында укытучы булып эшләгән Хәүлә апа һәм аның ире Кәшфи абыйлары белән йөрешәләр. Керәшен бәйрәмнәренең берсен дә калдырмыйлар: Хәүлә апалары да Пасхага йомырка буйый, Тройсында тәрәзәсенә чәчәк куя, Питрауда үлән җыя. «Исәмәт халкына без бик рәхмәтле, безне хөрмәт иттеләр. Аларның мөнәсәбәте ничек булса, без дә шундый булырга тырыштык», - дип искә ала Елизавета Андреевна.

Олыгайган көннәрендә әти-әниләрен ялгыз калдырырга теләмичә, Яңа Илекка кайталар. Менә өч дистә ел инде төп нигездә торалар. Бианай һәм биатай белән яшәгәндә дә, өйдән чүп сүз чыгармыйлар. әтиләре Кирилл, әниләрен гомер буе санлап, хөрмәт итеп яшәп, үлгәндә дә: «Клаудиямә сүз әйтмәгез», - дип үлә. Бианае 93 яшендә дөнья куя, кеше көлдермиләр, матур яшиләр.

Елизавета Андреевна яшьтән үк җырларга бик оста. Күңеленә хуш килерлек эше дә табыла - авыл культура йортын җитәкли. 90 нчы еллардан бирле эшләп килүче «Туганайлар» фольклор ансамблен башлап оештыручы да ул. Райондагы бер бәйрәм дә алардан башка үтми, авылдашлары да чыгышларын көтеп торалар. Черновлар концертларда да парлап җырлыйлар. «Кайчакта кайсы эшем төп икәнен үзем дә аңламыйм: клуб хезмәткәреме мин, әллә лесничиймы? Икесен тиң яратам. Керәшен җырларын, бигрәк тә, озын көйләрне җырлау ошый. «Урманнарга керсәң, сызгырып кер...» дип минем кебекләргә карата әйткәндер инде халык», - ди ул, көлеп. Минем: «Хатын-кыз бәхете нәрсәдә?» дигән соравыма Петр: «Ире белән бергә җырлап яшәүдә», дип җавап бирде, ә хатыны Елизавета, елмаеп, бу сүзләрнең дөрес булуын җепләп куйды. Чыннан да, безгә менә шулай бергә-бергә җырлап яшәү җитмидер, бәлки? Җырлап яшәгәндә, кайгыларны да, кризисларны да җиңеп чыгарга була. Черновларның фикере әнә шундый.

Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев