Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хатын-кыз бәхетне үз куллары белән тудыра

Хатын-кызның бу тормышта рольләре бик күп. Ул – кемнеңдер кадерле кызы, оныгы, яраткан кешесе, килене, газиз әнисе, әбисе. XXI гасырда яшәүче хатын-кызлар күп нәрсәгә сәләтле. Алар җәмгыятьтә мөһим эшләр башкаралар, югары “пост”лар билиләр, шул ук вакытта, балаларын да тәрбиялиләр, “гаилә учагы”н да саклыйлар, ирләрен дә кадерләп тоталар... Кыскасы, бүгенге көн хатын-кызына универсаль солдат булырга туры килә

Ә хатын-кызга бәхет өчен күп кирәкме соң? Язгы кояшка ияреп күңелең көлсә, кешеләргә шатлык өләшеп, ташу сулардай ашкынып яшәсәң, шул да җитә. Үзен бәхетле итеп тойган хатын-кыз гына, аллы-гөлле чәчәкләр матурлыгын җанына җыеп, үз тормышын җырдай матур итеп яши беләдер ул. Менделеевск районының Бөрешле авылы клубы җитәкчесе Флүсә Соловьева – шундый гүзәл затларның берсе.

Ул үзе шикелле җырга гашыйк авылдашлары белән бергәләп, керәшеннәрнең гасырлар кичеп тә тетрәндергеч серле көчен җуймаган көй-моңнарын яңартып, халыкка кабат кайтару өчен янып йөри. Бөрешленең үзе җитәкчелегендәге “Ак чишмә” фольклор ансамбленә яшьләрне тартып, аларга түтиләрнең борынгы көйләрен өйрәтүне дә һәрчак күз уңында тота. Флүсәнең үз кызы, бәләкәйдән үк Бөрешле мәктәбендәге “Чишмәкәйләр” ансамбленә йөргән Аида, хәзерге вакытта “Ак чишмә”дә җырлый.

Чаллы шәһәрендәге педагогика университетының өченче курсында белем алучы Аида Бондюг керәшеннәре айлыгын йомгаклау уңаеннан Казанның Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә оештырылган зур концертта да катнашты. Әниле-кызлы Флүсә белән Аида Соловьеваларның яулык биюен башкаруларын, Бөрешле авылы көен чын керәшеннәрчә оста итеп җырлауларын карап-тыңлап утырганда күңелне гасырлардан бүгенгә күчкән моң биләп алгандай булды.

Чыннан да, хатын-кызлар күңелләрендәге җыр-моңнары белән дә, үзләренең уңган-булганлыклары белән дә янәшәдәгеләренә бәхет-шатлык өләшеп яшиләр.

Борынгылар, “хатын-кызның бәхете ирдән тора”, диләр. Бу, чыннан да, шулаймы? Газета укучыларыбыз белән элемтәгә кереп, хатын-кыз бәхете, аның җәмгыятьтә тоткан урыны турында сөйләштек.

Людмила АЛАНЛЫ, шагыйрә, Әлмәт шәһәре :

– Минем өчен хатын-кыз бәхете – гаиләдә, әлбәттә. Хатын-кыз үз бәхетен үз куллары белән булдыра, үзе тудыра дип уйлыйм. Тормыш иптәшен дә үзе сайлап ала бит ул, балаларын да тәрбияли.

Җәмгыятьтә хатын-кызның роле гаять зур. Ул яхшы әни дә, кадерле хатын да, туганнарга терәк тә була. Әле эшендә зурдан-зур үрләр яулый, иҗат дөньясында кайный. Һәм һәрвакытта да көләч йөзле, ягымлы кеше булып кала.

Елена РАКШИНА, үзмәшгуль, Яр Чаллы шәһәре:

– Хатын-кыз бәхете ул, ниндидер рольләр уйнамыйча, һәрчак үзең булу, үз-үзең, дөнья белән намуслы яшәү, ярата белү, мәхәббәтең белән бүлешә алудыр. Бәхет акча, кыйбатлы машина, квартира кебек матди әйберләргә бәйләнмәгән.

Хатын-кыз, беренче чиратта, үзеннән-үзе бәхетле булырга тиеш. Бәхетле булган кешенең тормышына калган яхшылыклар да тартыла: яраткан кешесе, муллык, уңыш, рухи байлык.

Минем уйлавымча, бу дөньядагы күп нәрсәләр хатын-кыз кулында. Ир-егетләр бизнес “төзи”ләр, җитәкче вазифаларын башкаралар, гаиләнең башлыгы булып торалар. Ләкин ир кешенең бу тормышта үзен ничек күрсәтәчәге хатын-кызының мөнәсәбәтеннән дә тора. Мисал өчен, әгәр дә хатын-кыз иренә терәк булса, хөрмәт итсә, горурланса, ир-ат аның өчен тауларны күчерергә әзер торачак. Чөнки ул үзен хатыны алдында герой кебек хис итәчәк. Капма-каршы булса: хатын-кыз хөрмәт итмәсә, түбәнсетеп караса, ир кеше аның өчен бармагын да селкетергә теләмәячәк. Ул хатыны алдында үзен булдыксыз итеп хис итәчәк.

Хатын-кызлар хәзер бик бөтен. Алар, ирләр кебек үк, үз эшләрен ачалар, җитәкче булып эшлиләр, барлык авырлыкларны җиңеп, үз максатларына ирешәләр... Әмма, иртәме-соңмы, хатын-кыз ялыктыргыч эшеннән тәм тапмый башларга мөмкин. Аны канатландыра торган эше булуы мөһим.

Алексий КОЛЧЕРИН, Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәве настоятеле:

– Изге апостол Павелның посланиесендә шундый фрагмент бар: Христос өчен Еллин да, Иудей да, шулай ук, хатын-кыз җенесе, ир-ат җенесе дә юк. Ягъни, кешегә үз җанын коткару өчен бернинди аерма да юк. Барысы да, күк падшалыгы каршында бер дәрәҗәдә, тормышлары, Ходай законына үз тугрылыклары белән хезмәт итәргә тиешләр.

Ир белән хатын – тигез. Шул ук вакытта аларның аермалары да бар. Мәсәлән, хатын-кыз священствосы була алмый. Иисус Христосның барлык укучылары, апостоллар ир-атлар булганнар. Барлык священниклар да – ир-атлар. Кемгә нәрсә якынрак – шунда аерма бар. Ирләр алтарьда хезмәт итә, ә хатын-кыз – юк. Әмма алар мохтаҗларны, чирлеләрне һәм ятимнәрне кайгырту юлы белән, Ходайга хезмәт итәләр.

Библиядә дөньяның яратылуы тасвирлана. Ходай, беренче итеп, Адамны, шуннан соң аның кабыргасыннан – Еваны, ягъни хатынын барлыкка китерә. Алар бербөтен булып, беренче гаиләне төзиләр. Һәрберсенең үз билгеләнеше, үз роле. Аларның кайсыныкындыр мөһимрәк дип әйтергә һич тә ярамый. Хатын-кызның тоткан урыны иренекеннән түбәнрәк дип тә әйтеп булмый.

Светлана МАТВЕЕВА, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы:

– Хатын-кыз бәхете – тулы гаиләдә яшәү, ирең, балаларың булуда. Әни кешегә балаларыннан да кадерлерәк нәрсә юк. Шуңа күрә аның бәхете балаларының бәхетле булуыннан да тора. Аңа балаларының уңышларын күрү дә зур бәхет китерә.

Бүгенге көн хатын-кызлары ниндиме? Сыгылмас рухлы, үз дигәненә ирешә торган, көчле затлар. Алар үзләренең тырыш хезмәтләре, үҗәтлекләре һәм кирелекләре белән төрле югарылыкларга ирешәләр. Хатын-кызлар арасында танылган галимнәр, артистлар, спортчылар, политиклар, ил башлыклары һәм башкалар күп.

Ольга ВӘЛИУЛЛИНА, Түбән Кама шәһәренең “Сүрәкә” ансамбле җитәкчесе:

– Һәрбер хатын-кыз да үзенчә бәхетле буладыр. Шуңа күрә дә бәхетне бер формулага куеп карап булмый. Кемдер өчен бәхет – ул зур гаилә. Кемдер җәмгыятьтә ниндидер мөһим урын тотуыннан, карьерасында уңышка ирешүеннән бәхет таба. Кемдер яраткан эшен эшли алуы белән бәхетле... Берсе – урамда фонарьлар, икенчесе – һавада йолдызлар, өченчесе яраткан кешесенең күзләрендә бәхет чаткылары кабыза.

Хатын-кыз бәхете ир-аттан торамы? Әлбәттә. Мин ир-ат белән хатын-кыз бер-берсе өчен яратылган дип уйлыйм. Нәрсә генә әйтсәк тә, ир-атсыз хатын-кызның бәхете тулы була алмый.

Хәзерге дөньяда күп нәрсә үзгәрде. Барысы да үз урынында булсын иде: ир кеше – табучы, хатын-кыз гаилә учагын, нәселне саклаучы. Хатын-кызга эшләргә (берничә эше булырга мөмкин), балалар тәрбияләргә, йортны тәртиптә тотарга, шул ук вакытта үзе турында да онытмаска, ире алдында матур күренергә – супервумен булырга кирәк. Безнең хатын-кызлар моны да булдыралар. Гомумән, хатын-кыз ничек теләсә, шулай килеп чыга да.

Степан СПИРИДОНОВ, Мамадыш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе:

– Хатын-кызның бәхете тулысы белән үзеннән тора. Бәхетле хатын-кыз яраткан эшендә эшли, әйбәт иргә кияүгә чыга... Хатын-кыз үзен бәхетле итә алырдай ирне үзе сайлап ала. Ирсез хатын-кыз да бәхетле булырга мөмкин. Кайбер кеше башка кешеләр белән аралашып яшәүдән дә бәхет таба белә.

Хатын-кызларның хокуклары ирләрнеке белән тигез дип уйлыйм. Аларны беркайда да кимсетмиләр. Хатын-кыз булганга күрә, кайбер очракларда аларның хокуклары күбрәк тә була әле.

Ир кеше гаиләнең башлыгы дип атала. Кайбер эшне – хатын-кыз, ә кайберсен ир-ат яхшырак башкара. Бик акыллы хатын-кызлар ир-атны гаилә башлыгы итеп күрсәтә. Ә чынлыкта исә, барыбер, үзе гаиләнең башлыгы була. Барысы да хатын-кызның зирәклегеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев