Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыклар дуслыгы йортында Олы көнгә багышланган күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә Татарстан рәссамнар берлеге члены Илья Максимов, рәссам Виктор Селиверстов, скульптор Эдгар Филиппов, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары эшләре тәкъдим ителгән

Казан шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йортында 22 апрельдән 7 майга кадәр «Оло кӧн – җакты бяйрям» («Пасха – светлый праздник») дигән күргәзмә эшли.
Күргәзмәнең максаты сынлы сәнгать өлкәсендә этник иҗатны үстерүгә ярдәм итү, керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү, яшь буын заманча этник сәнгатькә тарту, талантлы авторларның яңа исемнәрен ачу.

Күргәзмәне ачу тантанасына художниклар үзләре, Халыклар дуслыгы директоры Ирек Шәрипов, республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, Татарстан художниклары союзының идарә рәисе Альберт Шиабиев, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы ди­рек­то­ры Аль­фи­ра Әк­бә­ро­ва, керәшен хәрәкәте активистлары, яшьләр килгән иде.

“Дуслык йортында шушындый күргәзмәләрне кабул иткәндә без ял итәбез. Бу матурлыкны һәркемгә күрергә кирәк. Без төрле халыкларның байлыгын җыябыз. Бүген бу йортка керәшен карендәшләребез килүгә без бик шат. Керәшен җәмәгатьчелеге активистларына зур рәхмәт. Шундый зур һәм үзенчәлекле этник культурагыз бар. Гореф-гадәтләрне саклау буенча сез күп халыкларга үрнәк булып торасыз”, - дип сөйләде Ирек Ильдусович.

Узган ел Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Безнең ил” дип исемләнгән шушындый этник күргәзмә эшләде. Картиналарны күрергә теләүчеләр дә күп булды, күргәзмәне бик ошаттылар. Ул чагында Халыклар дуслыгы йортындагылар бу күргәзмәне Пасха бәйрәме тирәсендә үзләрендә дә күрсәтү теләген белдергән.

“Этнохудожество юнәлеше керәшеннәргә яңа нәрсә. Аңа Илья Максимов нигез салды. Аның бик күп этник картиналары төрле күргәзмәләрне бизи. Илья Николаевич янында хәзер Эдгар Филиппов, Виктор Селиверстов, яшьләрдән Надежда Игнатьева, Ирина Тимофеева бар. Илья Максимовның студентлары да бик талантлы”, - диде Людмила Белоусова.

Аль­фи­ра Әк­бә­ро­ва мәдәният һәм сәнгать колледжы студентларының әлеге күргәзмәгә сентябрь аеннан ук эзерләнә башлавын әйтте. “Илья Николаевич рәссам гына түгел, ул – педагог та. Яшьләрдә туган халкына мәхәббәт үстерә, патриотик белем бирә. Безнең колледжның “Дизайн” бүлеген тәмамлаган бер генә студент та эшсез калмый. Илья Максимов белән бергә эшләвебезгә нык горурланабыз”, - дип белдерде Аль­фи­ра Әк­бә­ро­ва.

Татарстан художниклары союзының идарә рәисе Альберт Шиабиев бу күргәзмәдә танылган художниклар белән бергә сәнгатькә яңа килгән яшьләрнең эшләре күрсәтелү бик мөһим булуын искәртеп узды.

“Бу күренеш талантлы яшьләргә стимул, көч һәм илһам бирә. Дустым Илья Николаевичка зур рәхмәт, яшьләргә – уңышлар телим”, - сөйләде Альберт Шиабиев.

Олы көнгә багышланган күргәзмә матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунакларны “Казансу”(җит. Л. Абакаева), “Тумар”(җит. Г. Макаров) ансамбльләре һәм Алабугадан ук килгән Татарстанның атказанган артисты Диләрә Мироваева белән колледж студентлары матур җырыулар һәм дәртле биюләр белән сөендерде.

«Оло кӧн – җакты бяйрям» күргәзмәсе Халыклар дуслыгы йортында (Казан, Павлюхин ур. 57 йорт) 7 майга кадәр эшли. Килегез, күрегез.

Фото: Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Видеоязма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев