Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халык санын алабыз

Яңа Усы – керәшен, Бикмәч – мари, Яңа Карамалы татар авылы

Халык санын 15 октябрьдә ала башладык. 14 ноябрьгә кадәр мин өч авылдагы 336 хуҗалыкны йөреп чыгарга тиешмен. Яңа Усы – керәшен, Бикмәч – мари, Яңа Карамалы  татар авылы. Безнең Усы керәшен авылы булып исәпләнсә дә, анда төрле милләт кешеләре яши: татар, рус, мари, казах, үзбәк. Хәтта бер чегәнебез дә бар: Николай Мартынов. Хатыны керәшен иде, анысы читкә китте, монысы авылда яшәп калды. Колхозда эшләп, лаеклы ялга чыкты. Усы халкы бик ягымлы, кешене читкә кага торган түгел. Кешене дә, милләтне дә аермыйлар.

Халык санын алу башлангач, иң беренче, Усыдагы Роза һәм Борис Николаевларга кердем. Икесе дә шушы авылда туып-үскән керәшеннәр. Алар үз милләтләрен күрсәттеләр, ә татарча сөйләшкәч, туган телләрен “татар теле” дип яздырттылар.

Авыл халкы кем икәнеңне белсә дә, сан алучыга тиеш булганча киенәм: махсус символикалы жилет һәм шарф, таныклыгым да һәрчак үз янымда. Пандемия шартларында авыз-борын маска эченә яшерелгән, кулда – перчатка. Кеше әйткән мәгълүматны, турыдан-туры, планшетка тутырам. Дөрес язылышын карап торалар. Үзләре әйтеп-карап торганда  тутырылган “переписьной лист”ларны күз алларында ук саклап куям. Өйдә бер генә кеше булганда, 10 минутлап  вакыт җитә, ә гаиләдә 7-8 кеше булса, ярты сәгатьтән артык торырга туры килә. Бер авыр сорау да юк. Без бер документ та сорамыйбыз, бер документ та карамыйбыз. Кеше үзе ничек әйтсә, шулай язабыз.

Һәркөнне иртәнге сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр йөрергә ярый сан алучыга. Берсенең дә борып чыгарганы юк. Кемдер өенә чакырып кертә, урамда очратканнарына “әйдәгез, урамда гына тутырабыз” дип, шунда гына язып алабыз.

Халык “Госуслуги” аша түгел, ә өйгә килеп яздыртканны ярата. Хәзер барысы да бик мәгълүматлы, җанисәп алу буенча да яңалыкларны көне-сәгате белән карап баралар. “Милләтегезне кем дип язабыз” дигән сүзне әйтүгә, “мин – шул милләттән”, диләр.

Халык санын алу белән бергә, мәдәният йортындагы эшне дә алып барырга кирәк. Авыррак булса да, озакка түгел бит. Аннан, җанисәп алу үзебез өчен үк кирәк. Ул ил экономикасын ныгытуга тәэсир итми калмас. Лаеклы ялдагыларның, төрле яшьтәге кешеләрнең күпме икәнен ачыклау, аларны  борчыган проблемаларны өйрәнү  халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга этәргеч бирер, дип өметләнәбез.

 

Миләүшә ФИЛИПОВА,

Мөслим районының Яңа Усы авылы мәдәният йорты директоры.

Фотода: халык санын алучы Миләүшә Филипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев