Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халкым, батыр улың белән горурлан!

Нәкъ Туган илебез Геройларын данлау көне алдыннан гына Киров өлкәсенең Малмыж районында аклыгы, хаклыгы белән халык күңелендә гаять озакка калыр вакыйга булды

8 декабрьдә Россия Федерациясе Герое, генерал-лейтенант Валерий Григорьевич Асапов исемен йөртүче Кәлнә (Калинино) авылы мәктәбе каршында  Геройның батырлыгын мәңгеләштерүче мемориал ачылды.

Ватан улы алдында баш иеп

Район үзәге булган Малмыж шәһәренә терәлеп ук торган Кәлнә авылының урта  мәктәбе кебек үк  аның каршысында гына урнашкан  мәдәният йорты яны да бу көнне иртәдән үк аерым үзгә тантанадан балкый иде. Ил-көнебез иминлеге өчен аяусыз яуларда башларын салган каһарман төбәктәшләребезнең якты истәлеген мәңгеләштерүче мемориалдагы мәңгелек ут та гадәттәгедән тәэсирлерәк тоелды. Төбәгебезнең шушы Кәлнә мәктәбендә укыган Герой улы данын искәртеп торачак һәйкәл ачылу тантанасына килүчеләр Бөек Ватан сугышында һәм бүгенге заман хәрби бәрелешләрендә һәлак булган якташлары исемнәрен хәтерләтеп торучы  стеллаларга да аерым игътибар итте бу көнне. Көндезге сәгать 11дә башланачак тантанага иртәдән үк ерак-ераклардан бик күп дәрәҗәле кунаклар кайткан. Мәктәп яны күпсанлы машиналар белән тулы. Ватан улы батырлыгы алдында баш ию тантанасына җәяү генә килүчеләр дә әйтеп бетергесез күп. Әлегә ак тукыма ябылган һәйкәл янында җирле хәрби-патриотик клуб вәкилләре һәм Кәлнә мәктәбенең яшь армиячеләре почетлы каравылда тора. Россия Федерациясенең Идел буе округы Федераль хезмәте милли гвардиясе гаскәрләренең Киров хәрби частенең капитан А.А.Гаврилин дирижерлык иткән оркестры “Северная звезда” шанлы хәрби-патриотик көйләр уйный.

Менә узган елның 23 сентябрендә Сириянең Дейр-эз-Заур шәһәре тирәсендә хәрби операция вакытында хәрби советник миссиясен үтәгәндә гомере өзелгән, Россия Федерациясе Герое исеме һәлак булганнан соң бирелгән Россия хәрби начальнигы, генерал-лейтенант, Көнчыгыш хәрби округның 5нче гомумроссия армиясе командующие Валерий Асаповка мемориал ачу тантаналы митингы ачык дип белдерелә. Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров котлавын да җиткереп, Киров өлкәсендәге баш федераль инспектор Владимир Климов:

-  9 декабрь  илебездә Ватан Геройлары көне дип билгеләп үтелә. Бу көнне без бүгенге Россия бөтенлеге өчен гомерләрен дә аямаган курку белмәс батырларыбызны данлыйбыз. Бөтен өлкәбез генә түгел, илебез каһарманы булган сезнең якташыбыз Валерий Григорьевич шундыйлардан, чын патриот. Аның исемендәге мәктәп укучылары, билгеле, бу исемне лаеклы йөртергә тырышыр, - диде.

Киров өлкәсе хөкүмәте администрациясе җитәкчесе Сергей Киселев иң элек Геройның якын туганнарына һәм аны якыннан белүчеләргә Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильевның аерым ихтирам сәламен җиткереп:

- Бүгенге вакыйга безнең йөрәкләрдә гомерлеккә урын алыр.  Хәрби бурычын ахыргача үтәп, Валерий Асапов Ватан иминлеге өчен гомерен биргән каһарманнар сафында калды. Аның батырлыгын без гомеребез буена хәтерләп, патриотик тәрбия үрнәге итеп киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез, - диде.

Якын туганнарыннан Геройның энесе Вячеслав Асапов сүз алды.

- Валера, без өч энесенә олы абый буларак, әле бала вакытыбыздан ук үрнәк булды. Ул һәрчак бик кешелекле һәм бик кечелекле иде. Аның үтә җаваплылыгы, тотынган эшен һәрчак бик яхшы итеп башкарып чыгуы, төгәллеге, гаделлеге, авырлыклар алдында туктап калмавы аны шушындый олы батырлык кылыр дәрәҗәгә җиткергәндер дә. Туганыбызның  якты данын, батырлыгын мәңгеләштерүдә ярдәм иткән һәр кешегә гаиләбез исеменнән чиксез рәхмәтебезне җиткерәм. Ә Россия Герое Валерий Асапов исемен йөртүче мәктәп укучыларына бу исемгә һәрчак лаек булып калуларын телим, - диде ул.

Һәйкәлне ачу хокукы Геройның якын туганнары – энесе Вячеслав, аның тормыш иптәше Ольга Петровна, энесе Сергей һәм аның улы Иванга бирелде. Генерал-лейтенант Валерий Асапов рухына иман укуны һәм Герой һәйкәлен изге су бөркеп аруландыруны Уржум һәм Омутнинский епискобы Преосвященнейший Фома җитәкчелегендә Малмыж чиркәве настоятеле иерей Михаил Кудряшов белән изге Митрофан Воронежский храмы настоятеле иерей Александр Гаврилов башкарды.

Патриотлар тәрбияләгәндә

Инде Кәлнә авылы мәдәният йорты янындагы мәйданда өлкәбезнең күрше Вятские Поляны районы Красная Поляна бистәсендәге Владимир Лукоянов җитәкләгән  “Сыны Отечества” хәрби-патриотик  әзерлек үзәгендә шөгыльләнүче егетләр Сирия чолганышыннан да олы җиңү белән чыккан Россия һава-десанты хәрбиләре көч-куәтен гәүдәләндерә. Үзләре дә чынлап көчле рухлылар. Хәрби корал белән дә чын-чынлап тоеп идарә итәләр. Ә инде ялан тәннәренә туры юнәлтелгән пычак та кадалмас, пыяла ватыклары да үтмәс, башларында кирпеч ватканда да үзләренә зыян китермәслек ихтыяр көченә һәм аның тән белән идарә итү сәләтенә дә ия булуларын да әйтсәм... Олылар сокланып, гаҗәпләнү катыш горурланып карый. Балаларның кызыксынуы тышта карлы кыш икәнен дә оныттырырлык.

Мәдәният йортының үзендә исә, шулай ук гаять тәрбияви очрашу көтә иде. Үзенең Ватанын, илебез халкын, кече ватанын – туган авылын, туган мәктәбен, туганнарын, якыннарын өзелеп яраткан, көчле рухлы, тәвәккәл, шул ук вакытта бик тә тыйнак Россия Федерациясе Герое, гвардия генерал-лейтенанты Валерий Асапов белән туганнары, якыннары, классташлары, аны якыннан белгән хәрби хезмәттәшләре, төбәктәшләре чиксез горурлана. Һәм алар менә шушы залда. Малмыж районы башлыгы Валерий Константинов Геройның истәлеген мәңгеләштерүдә башлап йөрүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшыра. Кәлнә авыл төбәге хакимияте башлыгы Николай Карадуганов мемориал ачуның башында торган һәм бу үтә җаваплы эшне башкарып чыккан Ольга белән  Вячеслав Асаповларга тирән рәхмәтен белдерә.

- Менә бит, чынлап булсын дип тырышканда нинди күләмле эшне аерым кешеләр дә башкарып чыга ала! Ә безгә, рәсми җитәкчелеккә, һәрвакытта да бары алга ачык максат куеп, үҗәт тырышлык белән эшләргә кирәк, - дип бәяли ул.

Ольга белән Вячеслав Асаповлар үзләре Герой дәдәләре истәлеген мәңгеләштерүдә меценатлык ярдәме күрсәткән һәркемне сәхнәгә чакырып, олы рәхмәт белдереп бүләклиләр. “Валера бүләк бирергә, гел дә тельняшкалар бүләк итәргә ярата иде, без гаиләбез белән аның бу матур гадәтен дәвам итәбез”, - диләр алар. Ә бүләкләнүче кешеләр шулкадәр күп! Чөнки кадерле абыйларын соңгы юлга озатканнан соң: “Без ул укыган мәктәп каршында мемориал ачарга телибез, ә мемориалның  нәкъ түрендә аның бронза бюсты торачак”, - дип белдергән ирле-хатынлы Асаповларга бу гаять күпкырлы эшне тормышка ашырганда кемгә генә мөрәҗәгать итәргә туры килми! Шөкер, изге эштә ихластан ярдәм итәргә торучылар да очрап кына тора. Шулай итеп, белгечләр ныклап тикшереп, өч тонна мәрмәр постаментка куелучы, тонна ярым авырлыктагы бронза бюст - һәйкәлне урнаштырырлык җир дә дөрес сайлана. Ул урынны алдан чистарту-тәртипкә китерү өчен өмәләр үткәрелә. Смета-төзү, дизайн-бизәлеш эшләрен дә яхшы белгечләр башкара. Кирәкле материал табуны да Ходай уң китерә. Акчалата ярдәм күрсәтүчеләр  дә табылып тора. Художник, скульптор хезмәтен башкаручыны, Ростов-на-Донудан хәтле постамент алып кайтуны бары ярдәм йөзеннән эшләүчеләргә рәхмәт әйткәндә, ничек күзләрең яшьләнмәс тә, ничек дөньяны игелек тотуга кабат иман китермәссең?! Шулай ук мемориал мәйданын төзекләндерү, яктырту да игелекле җаннар кулы белән эшләнә. Бүгенгә монда бик ыктымат итеп брусчатка җәелгән, эскәмияләр куелган.

- Әле без бюст артына зәңгәр чыршылар, ә периметр буенча зиннәтле куаклар утыртырга телибез. Шулай ук биредә автомобильләр кую өчен урын, ә инде Кәлнә һәм абыебыз туган Константиновка авылларына керү юлында баннерлар урнаштырырга да уйлыйбыз. Музей ачу теләге белән дә янабыз. Моның өчен Сахалиндагы 68нче һәм көнчыгыш хәрби округның 5нче гомумгаскәр армиясенә чыгарга уйлыйбыз: Валерийның шәхси әйберләре була калса, аларны музейга соратмакчы идек. Мемориалда БМД – Россия һава-десанты гаскәрләре хәрби машинасын урнаштыру теләгебез дә бар, - дип, киләчәккә уй-ниятләре белән дә уртаклаша Ольга Петровна.

Бу көнге тантанага Валерий Асапов белән хәрби хезмәт юлы очраштырган югары дәрәҗәдәге хәрбиләр генә дә күпме кеше килгән?! Алар арасында хәрби уку йортлары начальниклары, армия командующийлары, очучылар, милли гвардия хезмәткәрләре... Бу кунакларның һәркайсы Валерий Григорьевич белән бергә хезмәт иткән вакытларын тормышларындагы иң бәхетле чак дип саный. Алар аның кешелек сыйфатлары хакында таң калып сөйлиләр, Геройның чын Кеше булуын искә алып, аңа чиксез ихтирам белән баш ияләр.

...Инде бу көнге очрашудан күңеле сафланып, яхшылыкка, матурлыкка, батырлыкка сокланып караучы кешеләр таралыша. Бөтен тормышы белән тирә-юнендәгеләргә үрнәк булган, үзеннән соң җирдә калдырган якты эзе дә буыннарны тәрбияләргә сәләтле батыр йөрәкле, кече күңелле улың белән лаеклы горурлан, керәшен халкым!

Руфия ӘДҺӘМОВА, Малмыж-Кәлнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев