Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

КФУ профессоры январьда һәм февральдә фаразланган явым-төшем күләмен әйтте

Гыйнварда уртача тәүлеклек температура -10, -11 градус салкын булыр дип көтелә

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтүенчә, 2021 елда гыйнвар һәм февраль айларында явым-төшем аз булыр дип фаразлана. Бу хакта ул матбугат конференциясендә сөйләде.

Аның сүзләренчә, климатик исәпләүләр буенча, гыйнвар һәм февраль — елына иң аз явым-төшемле, коры айлар. Гыйнварда уртача 33 мм, февральдә 28 мм кар төшә, диде ул.

«Әгәр Себер антициклоны булса, явым-төшемнәр булмаячак. Бүген дә без антициклон үзәгендә, шуңа күрә һава торышы климатик нормадан 4-5 градуска түбәнрәк, явым-төшем дә аз, һава басымы да күтәрелгән», — диде. Белгеч декабрьдә дә явым-төшем айлык норманың яртысын тәшкил иткәнен әйтте.

Юрий Переведенцев былтыр декабрьдә төньяк Атлантика тәэсирендә яшәгәнебезне искәртте. «Шуңа күрә җепшек һәм яңгырлы иде, кар да аз булды», — диде.

Профессор гыйнварда уртача тәүлеклек температура -10, -11 градус салкын булачагын әйтте. «Гыйнвар азагы-февраль башында салкыннар әле булачак, февраль уртасыннан инде кояш нурлары тәэсирендә һава җылына башлаячак. Гидрометеорология үзәге февраль–март айларында аномаль җылы булыр дип күрсәтә», — диде.

 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев