Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

КФУ профессоры Татарстанда кар катламы яту вакытын фаразлады

30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр шәһәрдә һава температурасы нульдән түбән төшәчәк

Бүген Татарстан башкаласында беренче кар яуды. Әмма октябрьдә кар катламы ятмаячак әле. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан федераль университетының география фәннәре докторы, метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Климатик норма буенча, 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Казанда һава температурасының нульдән түбән төшүе күзәтелә. Җылы чор тәмамлана. Ныклы кар катламы 18-21 ноябрьдә ятачак. Бүген Казанда яуган беренче кар әле эреп бетәчәк», — диде спикер.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, киләсе дүшәмбедән шәһәрдә һава температурасы төшүе көтелә. Безгә циклоннар һәм фронтлар килә, салкын вакыт башлана.

Беренчел фаразлар буенча, киләсе атнада, 29 октябрьдә көндез Казанда һава температурасы +8 градус булыр дип көтелә. Әмма Казан федераль университеты профессоры фаразларының чынга ашмау ихтималы да булуы турында кисәтте.

«Кыска вакытлы җылы булырга мөмкин, чөнки көнчыгыштан дулкынлы процесс килә. Әмма мондый мәгълүмат бик ышанычлы түгел, гадәттә фаразлар якындагы өч тәүлеккә генә төгәл була. Җылы вакыт тәмамлана, температура төшә, әмма тирбәнеш булырга мөмкин», — дип тәмамлады ул.


Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев