Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кеше күңеленә нур, җылылык таратып йөргән җырчы Раиса Тимофеева

Раиса Тимофеева – артист тормышының бөтен әчесен-төчесен татыган, кырык ел буена ат, трактор чанасында, машина әрҗәсендә, районнан-районга, авылдан-авылга йөреп кеше күңеленә нур, җылылык таратып йөргән җырчы

Тимофеева Раиса Григорьевна - 1929 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Борды авылында дөньяга килә. Ул үзешчән сәнгатьтән профессиональ җырчылар сафына баскан шәхесләрнең берсе. 1950 елда Советлар Татарстанының 30 еллыгы уңае белән үзешчән сәнгать көчләренә республикабыз күләмендә смотр уздырыла. Раиса Тимофеевна биредә “Гөлләр үсә” җыры белән зур уңыш казана һәм бу җыр аңа олы сәхнәгә юл ача. Казан музыка училищесын тәмамлый. 1958 елга кадәр ТАССРның дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы була. 1986 елга кадәр - Татар дәүләт филармониясе артисткасы. Бик сирәк очрый торган, тирән яңгырашлы, кеше күңеленә үтеп, җан җылыта торган, уникаль контральто тавышына ия җырчы, киң күләм тамашачының мәхәббәтен тиз яулый.

Олы җырчыбыз Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Рәшид Ваһапов, Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова кебек татар эстрадасының күренекле артистлары белән беррәттән дөнья буйлап гастрольләрдә йөри. Алай гына да түгел, Раиса Григорьевна зур сәхнәдән керәшен җыруларынын беренче булып халыкка яңгыратучы, аларны пропагандалаучы олы шәхесләребезнең берсе.

Раиса Григоревна - 40 ел буена татар җыр сәнгатен үстерүгә хезмәт куйган кеше. Сәхнәдән киткәч тә, үзенең акыллы киңәшләре, вакыт-вакыт, тәнкыйть сүзләре белән, шул дөньяны даими кайгыртып тора ул.

Бер кеше дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән шул. Керәшен җыруының анасы булган Раиса Григорьевна Тимофеева, ямьле яз көннәрендә, 2013 елның 12 маенда арабыздан китте. Раиса Тимофеевның үлеме - халкыбыз өчен чиксез зур югалту. Үзе арабызда булмаса да, аның якты образы хәтерләрдә озак сакланыр.

Чаллыда яшәүче ветеран-укытучы 92 яшьлек Анна Ивановна Бустрякова “Туганайлар” газетасында Раиса Тимофеева турында истәлекләре белән бүлешә:

- Раиса белән аралашу - бер бәйрәм иде. Бигрәк тә соңгы вакытта керәшен дөньясында барган үзгәрешләргә куана иде ул. "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле оешуын ишеткәч, шатлыктан, төне буе йоклый алмадым, дип сөйләгән иде бер чак. Телевизордан аларның чыгышларын күргәч, тагын шалтыратты. Сөенече белән дә, көенечләре белән дә бүлеште. Халыкчан булсыннар, халыктан ераклаша күрмәсеннәр, дөрес итеп биергә өйрәнсеннәр, дигән теләкләрен әйткән иде Раиса ул вакытта.

Георгий Ибушевның җырлавын яратты. Гомумән, алар бер-берләрен аңлыйлар, хөрмәт итешәләр иде. Бервакыт телефон трубкасын алам - теге башта шундый дулкынланган тавыш ишетелә. "Мин бүген яшьлегем белән очраштым," - ди ул, каушаулы-сөенечле тавыш белән. Бераз тынычлангач сөйләп бирде. Телевизордан Алина Прокопьева дигән яшь башкаручыны күрсәткәннәр икән. Керәшен җыры җырлаган. "Нәкъ минем тавыш, нәкъ минем яшь чактагы гәүдә-кыяфәт, йөрәгем урыныннан купты," - дигән иде ул чакта. Телевизордан Алинаның җырлаганын ишеткәч, алар арасындагы охшашлыкны мин дә күрдем.

Раиса Тимофеева - киң диапазонлы шәхес иде. Ул бик күп күренекле кешеләрне белә, һәрберсе турында бары уңай сүз генә сөйли, яхшы якларын гына күрсәтә иде.

Үзе турында кайгыртмады, ә менә башкалар турында гел кайгыртып яшәде ул. Аяклары авыртып, өйдән чыкмаса да, кирәкле кешеләр белән телефон аша сөйләшеп, күпләргә ярдәм итте.
Раисаны искә алмаган көн сирәктер. Сөйләшкәндә, сүз үзеннән-үзе аңа барып тоташа. Яхшы кешеләр, үзләре китсәләр дә, күңелдә хәтер булып яшиләр. Раиса Тимофеева - шундыйлардан. Җырында да "Матур булсын, матур булсын, матур булсын бу тормыш," - дип җырлый иде, "Матур булды, матур булды, матур булды тормышы", дип җырларлык аның турында. Үзенә "Халык җырчысы" исеме бирелмәсә дә,халык өченгә чып-чын халык җырчысы иде ул".

Үзләре китсәләр дә, алар турында хәтер кала. Алар әйткән фикерләр афоризмга әйләнә. Раиса Григорьевна һәрвакыт: "Без керәшеннәр сан ягыннан күп түгел. Нишләсәк тә, гамәлләребез уч төбендәге кебек күренеп тора. Ничек тә матур яшәргә, кеше көлдермәскә иде безгә," - дип кабатлый Раиса Григорьевна. Бүгенге көндә дә олы җырчыбыз әйткән сүзләргә тугры булып яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев