Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кеше китә – җыры кала

Бу көннәрдә “Энергетик” Мәдәният сараеның “Русская душа” вокаль ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Миронованың безнең арадан киткәненә бер ел була.

Светлана Леонидовна Миронова 1964 елның 16 гыйнварында Зәй шәһәрендә дөньяга килә. Әнисе аның Югары Баграж авылы кызы. 1972 елда Түбән Каманың Салих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесын тәмамлап, Казан мәдәният институтының хор бүлегенә укырга керә. Институтта укыганда башкаланың “Иделкәем” ансамблендә җырлый. 1988 елны яшь белгечне ул вакыттагы “Октябрь” Мәдәният сараена эшкә чакыралар.

“Русская душа” ансамбле – Светлана Миронованың беренче ансамбле. Әлеге ансамбль 1988 елны оеша. 2010 елда ансамбльгә “Халык ансамбле” исеме бирелә. Ансамбль составына өлкән һәм урта яшьтәгеләр керә. Ансамбль репертуарында рус халык җырлары, композитор Александр Аверкин һәм җирле фольклор җырлары бик күп. Аларда туган җиргә, табигатькә, мәхәббәткә дан җырлана. Коллективка йөрүчеләрның барысын да җырга, кешеләргә, сәхнәгә, тамашачыга мәхәббәт берләштерә. Шуңа күрә, алар авыллар һәм шәһәр тамашачыларының көтеп алынган үзешчән артистлары булды.
“Русская душа” вокаль ансамбле Татарстанның Лаеш районы Никольское авылынды уздырылучы “Каравон”, Башкортстандагы рус җыры һәм такмаклары бәйгесенең, Алабугада уздырылучы бөтенроссия “Спасс ярмаркасы”, Красновидова авылында узучы “Алма спассы” кебек бәйге һәм фестивальләрнең лауреатлары булды.
Светлана Леонидовна иң кечкенә балалар белән дә дәресләр алып барды. Аның “Росток” эстрада ансамбленә 3 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар йөрде. Аның бу яшьтәге балалар белән дәресләре уен формасында уздырыла иде. Башкача булуы мөмкин дә түгел, бу кечкенә сабыйларны ничек итеп вокаль дәресләренә тартасың? Балаларның әти-әниләре Светлана ханымга гел рәхмәтле булдылар. Чөнки аларның балалары мәктәпкә әзерлекле баралар иде. Дәрестә ул алар белән тизәйткечләр, шигырьләр өйрәнде. Теле ачылып та бетмәгән балаларның сөйләм телен үстерде, җырларга өйрәтте.
Кечкенә балалар үсә барган саен, аның “Ладушки” ансамбленә күчә барды. Аның бу ансамблендә 7 яшьтән 13 яшькәчә балалар шөгыльләнде.
Светлана Леонидовнаның дәресләрендә тәртип һәрвакыт беренче урынга куелды. Шулай булмый мөмкин дә түгел, тәртиптән башка югары күрсәткечләргә ирешү мөмкин дә булмас иде. Аның “Ладушки” вокаль ансамбле бөтенроссия, республика, район бәйгеләрендә призлы урыннар яулады. Светлана Миронова “Росток” һәм “Ладушки” ансамбльләрен 2012 елдан башлап алып барды.
2015 елда ул “Злато” вокаль ансамбле оештырды. Коллективка “Энергетик” Мәдәният сараенда эшләүче иҗат кешеләрен тартты. Әлеге иҗат коллективын шәһәр һәм район тамашачысы тиз арада күтәреп алды. Ансамбль исә, республика, бөтенроссия, халыкара бәйгеләрдә урыннар ала башлады. Хәзерге вакытта да “Злато” ансамбле үзенең эшен дәвам итә. Аның беренче җитәкчесе Светлана Миронованың якты истәлеген күңелләрендә саклый.
Ул җитәкләгән тагын бер ансамбль – “Презент” яшьләр эстрада ансамбле. Ансамбльдә 14 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр шөгыльләнде. Алар “Росток” һәм “Ладушки” вокаль ансамбльләреннән килде. Россия, республика, халыкара бәйгеләрнең даими җиңүчеләре булды. Аларның бәйгеләрдә җиңүләре генә түгел, ә кайберләренең сәнгать белән бәйле һөнәр сайлавы да үзе бер горурлык.
Светлана Леонидовна – талантлы җитәкче, оста педагог иде. Ул һәр көнне коллективлары янында булды, аларны җырларга гына өйрәтеп калмады, ә алар өчен якын дус та, киңәшче дә, сердәш тә иде.
Хезмәттәшләре аны олы йөрәкле, мәрхәмәтле, гадел булганы өчен хөрмәт итте.
Светлана Леонидовна гомеренең соңгы көненә кадәр җиде иҗат коллективы белән җитәкчелек итте. Аның бөтен гомере җыр белән бәйле. Ул гомер юлын җырлап узды.
Ул озак еллар Зәй районында рус мәдәниятен популярлаштыруда лидер һәм идея ягыннан рухландыручы булды.
Аның иҗади, матур гомере узган ел 5 майда кинәт өзелде. “Энергетик” Мәдәният сараенда ул 34 ел эшләде. Аның якты истәлеге хезмәттәшләре күңелендә озак еллар сакланыр!
“Энергетик” Мәдәният сарае коллективы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Леонидовна Миронованың исемен мәңгеләштерү максатыннан, аның исемендәге фестиваль оештыра. 19 майда “Энергетик” Мәдәният сараенда Светлана Миронова исемендәге “Русская душа” рус җыры фестиваленә старт биреләчәк. Фестивальгә район, республикадан бик күп иҗат коллективларының килүе көтелә. Афәрин, “Энергетик” Мәдәният сарае”! Бөтен гомерен район мәдәниятенә багышлаган шәхесләрнең исеме онытылырга тиеш түгел! Фестиваль озын гомерле булсын! Светлана Миронова аңа лаек шәхес.

Фәннур Миникаев, Зәй. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев