Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәрне өйрәнү үзәге адресын үзгәрткән (фото)

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм анда эшләп килүче Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге Казан шәһәренең Батурин урамындагы 7нче йортка күчкән.

Бу тарихи бина Казанның үзәк төрмәсе буларак билгеле. Исеме бик куркыныч булса да, без, хәлләрен белергә килгән журналистлар, матур бинага килеп кердек. Керәшеннәрне өйрәнү үзәге 2нче этажда урнашкан. Бүлмәләре киң, якты, матур, яңа мебель биргәннәр, эшләр өчен яхшы шартлар тудырылган. Керәшен авылларыннан җыелган экспонатлардан музей почмагы да ясап куйганнар.

Үзәкнең фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәмәдиева сүзләренчә, әлеге бүлмә элек часовня урыны булган һәм нәкъ тә алтарь урынына кабинетлары туры килә икән. "Без монда изге урында утырабыз, эшләребез дә уңай барыр", - диде Лилия Мөхәмәдиева. Чынлап та, бүлмәләрендә яхшы энергетика, тәрәзәләре Казанка елгасына карый.

Без барган көнне Үзәкнең хезмәткәрләре аттестация узды. Аннан соң, керәшеннәргә кагылышы булган яңа чыккан басмалар, алга булган планнар турында сөйләштек. Бүгенге көндә алар керәшеннәр тарихына багышланган зур күләмле академик басма өстендә эшлиләр.

Тагын укыгыз:

Радик Исхаков: "Керәшеннәрне өйрәнү үзәгендә керәшеннәр булмау - Үзәкнең гаебе түгел"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев