Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Керәшеннәрнең традицион киемнәре" дип исемләнгән семинардан кайткач...

Керәшен күлмәген теккәндә, явыз көчләрдән саклау өчен, муен өлешен иң соңыннан эшләгәннәр

22 сентябрь көнне Казан шәһәрендәге Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә оештырылган "Керәшеннәрнең традицион киемнәре" дип аталган семинарга Зәй районының мәдәният хезмәткәрләре дә килде. Сәвәләй авылы мәдәният йорты  җитәкчесе Ләйлә Сабаева әлеге семинардан соң үзендә туган фикерләре белән уртаклашты.
"Семинарда керәшеннәрнең элек кигән киемнәренә, бизәнү әйберләренә, баш киемнәренә зур игьтибар бирелде. Авылда фольклор ансамбле булгач, бу тема безгә аеруча якын булды. Һәрбер якның, авылның үзенә генә хас булган киенү өлгесе булган. Күлмәкләр, баш киемнәре бер-берсеннән нык аерылган. Киемгә карап, керәшен кешесенең кайсы яктан, кияүдәме ул, юкмы, ничә баласы бар, баймы, ярлымы икәнен белгәннәр. Киемнәргә карата да бик күп йолалар да булган. Түшкә тагып йори торган тамакса тәңкәләре начар көчләрдән саклаган. Күлмәк теккәндә муен өлешен иң соңыннан эшләгәннәр. Бу күренеш күлмәкне иң беренче хуҗасы кисен, башка явыз кешеләр киеп, үзләренең яманлыкларын калдырмасын өчен әшләнелгән.

Без бу семинардан бик күп яңалыклар белеп кайттык. Керәшен халкының киләчәге өчен янып-көеп торган кешеләр белән очрашып, сөйләшеп торулары - үзе бер зур бәхет", - дип сөйләде Ләйлә Сабаева.

Тагын укыгыз:

Керәшен кызларының тәңкәләре "фа-диез" тонында чыңлый...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев