Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәрнең борынгы «ут яңарту» йоласы

Ут олылау - керәшеннәрнең иң борынгы йолаларының берсе

Утны олылау керәшеннәр үткәргән йолаларның иң борынгыларының берсе булып тора. Архаиклыгына карамастан, ут культы керәшен халкы арасында шактый киң таралган була (беренче чиратта Кама аръягында) һәм XX гасырның башына кадәр күзәтелә. 
Бу йолага берничә төп мәгънә бирергә була: 
1) кеше тормышының яңа циклы башлануы; 
2) кешене һәм әйләнә-тирәсен җеннәрдән арындыру, начар көчләрдән чистарту; 
3) дөнья яңартылуы. 
Әлеге дини йола өчен, борынгылар, җәйнең бер көнен билгеләп, авылдагы бөтен өй мичләрендә утны су белән сүндергәннәр. Шулай итеп, бөтен авыл утсыз калган. 
Символик яктан бу "иске" утны юкка чыгару гына түгел, ә кешеләрнең авырулардан һәм тормышларындагы башка тискәре күренешләрдән үзләрен коткарулары, дип тә саналган. 
Ир-атлар җыелып, авыл янәшәсендәге тау-калкулыкны үтәли тоннель казып чыкканнар. Шушы тоннель аша авыл халкы барлык мал-туары белән узарга тиеш булган. 
Тау аша үтү кеше тормышында яңа циклның башлануын символлаштыра. "Арындыру" йоласыннан соң, ике таяк ярдәмендә "яңа ут"ны кабызганнар. Яңа ут хөрмәтенә корман чалу оештырылган һәм яңа утта итле ботка пешергәннәр. Бу ботка җыелган кешеләргә бүлеп бирелгән. 
Яңа утны авыл халкы үз торакларына күчергән һәм аны киләсе "арындыру" йоласына кадәр сакларга тырышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев