Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр үзләренә яңа җитәкче сайлады

27 май көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының IV отчет-сайлау конференциясе узды.

Анда оешманың республика шәһәр-районнарындагы бүлекләреннән 155 делегат катнашты. Моннан кала, кунаклар исемлегендә Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районыннан да официаль делегация дә бар иде.

Конференциядә Республика керәшен иҗтимагый оешасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова халык вәкилләре алдында соңгы өч елда эшләнгән эшләр буенча отчет доклады белән чыгыш ясады. Докладта Людмила Даниловна республика керәшен иҗтимагый оешмасы, отчет периодында, зур игътибарны фәнни-тикшеренү эшләренә бирелүен ассызыклады. Шулай итеп, "Идел-Урал керәшеннәренең бәйрәмнәре һәм йола культурасы", "Изге язуларны һәм православ әдәбияне керәшеннәр өчен тәрҗемә итү: үткәне һәм бүгенгесе", "Идел-Урал регионы керәшеннәренең тарихи-мәдәни мирасы. Актуаль сораулар һәм өйрәнү юллары" фәнни-практик конференцияләре уздырылган һәм "Керәшен җырулары" дип аталган күптомлы басма чыгару кысаларында җыр традицияләрен өйрәнү дәвам иткән. Василий Тимофеевның тууына 180 ел тулу уңаеннан, "Көньяк Урал нагайбәкләренең традицион мәдәнияте" күргәзмәсе оештырылган һәм аның каталогы басылган, "Бәрмәнчек бакчасы" дип исемләнгән керәшеннәрнең православ мәдәнияте беренче фестивале уздырылган. Керәшен балалары өчен ял итү җире генә түгел, ә яшь кадрлар һәм тәрбияче-педагоглар әзерләү урыны да булган "Айбагыр" этнолагеры тагы да зур танылу алган һәм популярлашкан. Казан шәһәре, Худяков урамының 11 йортында урнашкан "Керәшен үзәге"н торгызу эшләре башланган. Керәшен хәрәкәтененең киң җәелеп китеп, ныгуына Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендәге, Мамадыш, Алабуга, Кайбыч, Тукай һәм башка районнардагы оешмалар да зур өлешләрен кертте, дип сөйләде исполком җитәкчесе.

Ревизия комисиясе исеменнән, узган өчъеллыкка отчетны Зоя Павлова тотты. Моннан кала, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре, Тукай, Менделеевск һәм Әлмәт районнары делегатлары да чыгыш ясадылар. Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлегенең эше буенча аның җитәкчесе Алиса Спиридонова, "Туганайлар"ның хәле турында газетабызның бүлек редакторы Ирина Муллина сөйләде.

Конференция барышында керәшен хәрәкәтен үстерүдә һәм алга куелган планнарны тормышка ашыруда зур өлеш керткән карендәшләрне Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, Дәүләт Советы рәисе, Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Яшьләр Ассмблеясе, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Шулай ук, көн кадагында яңа идарә составы сайланып, яңа җитәкчеләр билгеләү дә торды. Оешманың Уставы буенча, тагын өч еллык срокка "Ак Барс" Холдинг" компаниясенең генераль директоры Иван Егоров сайланды.

Чараның икенче өлешендә конференция делегатлары һәм кунаклары керәшенннәрнең танылган артистлары һәм "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле катнашында, оешмасының 10 еллык юбилее уңаеннан әзерләгән матур концерт тамаша кылдылар.

Тагын укыгыз:

Республика керәшен оешмасының IV отчет-сайлау конференциясе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Тулырак фоторепортажны тиздән газетабызның "Вконтакте" социаль челтәрендәге группасыннан карый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев