Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр җырыу әйтә

"Керәшеннәр җырыу әйтә" исемле III Бөтенроссия фестиваль-конкурс алдыннан 27-28 ноябрьләрдә мини-фестивальләр узачак.

27 ноябрь көнне Башкортостан республикасының Бакалы районында Чиләбе, Иркутск өлкәләреннән һәм Бакалы районнарыннан килгән керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясар дип көтелә.

28 ноябрьдә Татарстанның өч районында - Әлмәт, Мамадыш, Зәйдә "Керәшеннәр җырыу әйтә" мини-фестивале үтәчәк. Әлмәт районы Кәләй авылына Татарстанның Яңа Чишмә районы Ленино авылыннан, Самара өлкәсенең Келәүле районынының Назаровка һәм Башкортостанның Бакалы районы, Умер авылларыннан керәшен фольклор коллективлары җыелачак.

Мамадыш районы Дүсмәт авылында Чистай районының Бахта, Кукмара районының Чура авылларыннан, Алабугадан килгән фольклор ансамбльләр чыгыш ясаячак.

Зәй районы Сәвәләй авылында Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы, Иркутск өлкәсенең Нукут районы һәм Чаллы шәһәре керәшен фольклор ансабльләре бергә очрашачак.

29 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында "Керәшеннәр җырыу әйтә" исемле III Бөтенроссия фестиваль-конкурсының гала-концерты узачак.

Видеоязмада Яңа Чишмә районы Ленино авылында "Керәшеннәр җырыу әйтә" фестиваленә әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Керәшеннәр җырыу әйтә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев