Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр җыелма командасы чирек финалда!

6 декабрь көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН лигасының 1/8 финал өлеше узды

Быел зур фестиваль һәм уенның 1/8 финал өлеше рәттән булганлыктан командаларга әзерләнү вакыты бик аз булды. Ләкин шулай да һәр команда сыйфатлы юмор күрсәтте.

Жюри әгъзалары итеп Россиянең һәм Татарстанның халык  артисты Винера Ганиева, "Әйдә ШаяРТ" Татар КВН лигасының җитәкчесе Рамиль Агдеев, танылган юморист, җырчы, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров, “Тәртип” радиосы башкарма продюсеры, алып баручы Айваз Садыйров һәм  Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров чакырылган иде.

Уен 2 өлештән торды. Беренчесе – сәламләү: һәрбер команда алдан әзерләнгән җыр-бию һәм мәзәкләре белән чыгыш ясады, ә инде жюри әгъзалары чыгышларны елмайган яки моңсу смайл белән бәяләде.

"Һәркемгә аңлаешлы юмор. Миңа бик ошады. Алга  таба да планканы төшермичә уйнавыгызны телим",-дип билгеләп үтте Данир Сабиров Керәшеннәр җыелма командасы турында.

Икенче өлеш – сорау-җавап бәйгесе иде. Шартлары бик гади - жюри әгъзалары соравына кызык итеп җавап бирергә генә кирәк.

Керәшеннәр җыелма командасы ике өлештә дә уңышлы чыгыш ясап, елмайган "смайл"лар алды һәм уенның чирек финалына үтте.

 

жюри әгъзалары Башкортстанның һәм Татарстанның халык һәм Рәсәйнең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, татарча рэпер Шәкүр, танылган юморист, җырчы, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров, “Тәртип” радиосы башкарма продюсеры, алып баручы Айваз Садыйров һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов иде. 

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/eksklyuziv-tt/yd-shayart-tp-prizga-kemnr-laek-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев