Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр Питрау бәйрәмен каршылый

Керәшеннәр үзләренең гореф- гадәтләрен, сөйләм телләрен, милли киемнәрен башка милләт халыкларына караганда тулырак саклап калганнар

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев II Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышында керәшеннәр турында болай диде: “...Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлыбыз...”
Әй керәшен, карендәшем минем –
Халкымның бер асыл бизәге.
Синең көйне
бер тыңлаганнарның
Гомерлеккә өзелә үзәге.
(Григорий Родионов)

Керәшеннәр үзләренең гореф- гадәтләрен, сөйләм телләрен, милли киемнәрен башка милләт халыкларына караганда тулырак саклап калганнар.
Төрле җирләрдә сибелеп яшәүче керәшеннәр бер-берсеннән шактый нык аерыла. Өлкән буын кешеләре арасында әле үзләре сугып теккән, борынгылардан килә торган үрнәкләр белән бизәлгән киемнәрне очратырга мөмкин. Гомумән, керәшеннәр үзләре суккан тукымалардан теккән киемнәрне әле соңгы елларга кадәр кигәннәр, фабрика товарларын сирәк кешеләрдә генә күрергә мөмкин булган. Үзләре сугып, үзләре теккән күлмәкләрне кайберәүләр әле хәзер дә кадерләп сандык төпләрендә саклыйлар һәм бәйрәм, туй вакытларында киеп тә йөриләр. Күп очракта ул киемнәр тәңкәләр тезеп һәм укалар белән чигеп бизәлгән. Кием-салымнары, тәңкәле бизәнү әйберләренең формасы ягыннан керәшен киемнәре удмуртлар һәм чувашлар белән якын тора. Киемнәр арасында сакланып калган борынгы киемнәрдән иң күзгә ташланганы - баш киемнәре. Үзенчәлекләр күбрәк хатын-кыз баш киемнәрендә чагыла. Кызларның баш киемнәре яшь киленнәрнекеннән һәм өлкән хатын- кызларныкыннан аерылып тора.

Калпак

Ак калпак, калпак- ак мамык җептән озын итеп бәйләнә, очында чугы да була. Яшь кызлар башларына калпак киеп, аның өстеннән укачачак бәйләгәннәр.
Хәзерге вакытта керәшеннәрдә ак калпаклар сакланмаган, әмма Казан арты төбәгендә, Мишә буе авылларында керәшен кызлары әле илленче елларга кадәр кичке уеннарга чигүле калпаклар киеп чыканнар. Халык җырларында исә “ак калпак” сүзе дә еш кулланыла.

Сүрәкә - мәләнчек һәм чигәчә өстеннән киелә торган баш киеме. Ул укалар белән чигеп, биек итеп тегелгән була. Тантаналы вакыйгалар (бәйрәм, туй һ.б.) уңаеннан гадәттә олы яшьтәге хатын-кызлар кигәннәр. Сүрәкә чигүчеләр авылда кадерле һәм дәрәҗәле кешеләр булып исәпләнгәннәр. Сүрәкә сүзе халык җырларында да еш кулланыла.

Сүрәкә канаты - сүрәкәнең арткы ягына беркетелеп, аркага төшеп тора, кулдан сугып эшләнгән яки ефәк материядән тегелгән була. Сүрәкә канаты артка асылынган, очы итәкле. Түгәрәк җаулык - кара ефәк җеп белән чигелгән, кырыйларына ука тотылган, маңгай турысына тәңкәләр тезеп эшләнгән баш киеме. Аны яшь киленнәр кия. Түгәрәк яулык дип аталса да, бу баш киеме дүрт почмаклы, аның уртасына күпертеп чигелгән эре кара бизәкләр төшерелгән. Яшь киленнәргә мәләнчек, сүрәкә, чигәчә киертелгәннән соң, өстән шушы түгәрәк яулыкны бөркәндерәләр.

Кызлар кия торган баш киеме такыя дип аталган. Такыя элекке вакытларда керәшеннәрнең барлык төркемнәрендә дә булган.

Өс киемнәре һәм бизәнү әйберләре

Керәшен хатын-кызларының баш киемнәре генә түгел, күлмәк яки җилән өстеннән киелә торган бизәнү әйберләре дә бик үзенчәлекле итеп, тәңкәләр тегеп эшләнгән.

Түшлек ( күкрәкчә)

Ул тукыма нигезендә эшләнә, күкрәк турысына күлмәк өстеннән киелә. Түшлекне көрәк рәвешендә, төрле төстәге тасмалардан теккәннәр, тоташ һәм челтәр тәңкәләр, төсле ташлар, төймәләр белән бизәгәннәр. Аны төрле яшьтәге хатын-кызлар кигән.

Тамакса

Муен-күкрәк бизәү әйберләрен хатын-кызлар үзләре көмеш тәңкәләрне каты астарга тегеп ясый торган булганнар. Ювилерлар ул тәңкәләргә, тукымага беркетү өчен, сабак кына куеп биргәннәр. Астарның формасына карап, муен- күкрәк бизәү әйберләрен өч төргә бүләргә мөмкин: муенса түшлек, хәситә.

Муенса - аскы өлеше түгәрәкләнеп торган зур булмаган астарга тәңкәләр тезеп эшләгән муен бизәгече. Аның өске кырыена (муенга ятып тора торган өлешенә) - кызыл мәрҗән, ә аскы читенә җиде эре (бер сумлык) тәңкә тегелгән. Кайбер төркемнәрдә мәрҗән белән эре тәңкәләр арасына өстәмә 2-3 рәт ваграк (50 һәм 20 тиенлек) тәңкәләр тагылган вариантлар да очрый.

Муенса - керәшен хатын-кызлары арасында киң таралган һәм көндәлек кием комплексына хас бизәнү әйбере. Бизәнү әйберләренә сырга, беләзек, җөзек кергән.

Алҗапкыч, күлмәк

Алҗапкыч сүзе сирәк очракларда өлкән кешеләр сөйләмендә алчүпрәк формасында да кулланыла. Бизәкләрнең формасы ягыннан алҗапкычлар түбәндәгечә аталып йөртеләләр: алмалы алҗапкыч, чуптарлы алҗапкыч, чүпләмле алҗапкыч.
Мишә буе керәшен хатын-кызлары калталы күлмәк - бала итәкле күлмәк һәм өске итәкле күлмәк кигәннәр. Өске итәкле күлмәкне алар күбрәк кызыл һәм күк җептән сугылган алачадан эшләргә яратканнар. Өске итәгенә фабрика эшләп чыгарган төрле төстәге тукыма кулланганнар. Яшь килен калталы күлмәк кия.

Аяк киемнәре

Яшьрәк хатыннар һәм буй җиткән кызлар бәйрәмнәрдә күн аяк киеме, ә өлкән яшьтәгеләр резина калуш кигәннәр. Гади көннәрдә, бигрәк тә эш вакытында, хатын-кызлар да оек өстеннән чабата бәйләгәннәр. Шулай итеп, җәйнең матур көннәрендә чат башларында, су буйларында, ямьле болыннарда оештырыла торган түгәрәк уеннарына, Май чабу, Питрау, Тройсын бәйрәмнәренә керәшен хатын-кызлары озын итеп тегелгән калталы (бала итәкле) күлмәкләр киеп, алмалап сугылган яки чигелгән алъяпкычлар бәйләп, башларына тәңкәләр тезеп эшләнгән һәм ука-җепләр белән чигелгән баш киемнәре киеп чыкканнар. Хәзерге көннәрдә кайбер кешеләрдә генә күреп була торган бу борынгы киемнәрне киеп үткәргән әбиләрнең һәм әниләрнең истәлеге итеп, кадерләп сакларга кирәк. Яшь буынга, ул киемнәрнең исемнәрен әйтеп, киеп күрсәтү үзе генә дә ни тора!

Фотода "Тугай" ансамбле.

Николай Шамионов, "Зәй офыклары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев