Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр командасы “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының финалына үтте

Тамаша 16 ноябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында барды

“Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН лигасы - заманча телевизион формат, яңа юмористик шоу. Быел исә ул 26 тапкыр үтә. Бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм ТР КВН оештыра.


Керәшеннәрнең җыелма командасы әлеге фестивальдә беренче тапкыр катнаша. Команда составында Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Дмитрий Баранов, активист Вадим Шрыков һәм автор башкаручы Лия Әхәтова иде.


Керәшеннәр командасы 3 нче моторда чыгыш ясады. Кыска гына вакыт эчендә команда үз һөнәрләрен чагылдырган кызыклы чыгышлар әзерләргә өлгергән. Команда популяр җырчылар Римма Никитина, Фирдүс Тямаев, Элвин Грейга пародия күрсәтте, ә блогер-тракторчы Василий Иванов командага видео аша көч биреп торды. Һәр мәзәкләре – заманча һәм актуаль.


Нәтиҗәдә, керәшеннәр җыелма командасына бар җюри членнары да елмаю смайлигы күтәрде. Бу инде, команда финалга үтте дигән сүз. Җюри председателе, танылган алып баручы Айваз Садыров: “Алексей, Вадим, Дмитрий - Татар КВН лигасын коткара. Уен менә шушындый булырга тиеш, калганнар да сездән үрнәк алсыннар иде. Үзегез куйган югары планканы, алдагы этапта да горур тотырга насыйп булсын”, - дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев