Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр "Балкыш" фестивале лауреатлары фото, видео

Филармония сәхнәсендә 188 фестиваль лауреатлары чыгыш ясады. Алар арасында 15 хор коллективлары һәм ансамбльләр

5 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге филармония концертлар залында  V Республикакүләм "Балкыш" ("Сияние") үзешчән ветеран башкаручылар фестиваленең гала-концерты узды.

Фестиваль Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов булышлыгы белән 2012 елдан үткәрелә башлый. Шул еллар арасында фестивальдә меңләгән үзешчән артистлар катнашырга өлгергән. Быел инде фестиваль бишенче тапкыр уздырыла. Фестивальдә катнашучыларның саны быел да шаккатыра. Казан шәһәрендә үткән беренче турда 599 өлкән яшьтәге үзешчән артистлар катнашкан. Республиканың башка шәһәрләрендә узган зона турларында өч меңгә якын катнашучы булган.

Гала-концертта барлыгы 188 лауреат чыгыш ясады. Лауреат исеменә лаек булган артистлар арасында керәшеннәрнең дә булуы бик сөендерде. Фестивальдә керәшеннәр исеменнән ике номер. Алар да булса Менделеевск районыннан "Туганай" ансамбле һәм Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы "Нур" фольклор ансамбленең солисты Нина Никифорова булды. "Туганай" ансамбле керәшен такмакларын җырласа, Нина Никифорова Казаклар Чаллысы авылында танылган "Ай люли" керәшен халык җырын башкарды. Артистларыбыз барсы да фестиваль лауреатлары исемнәрен алдылар. Котлыйбыз! Матур чыгышларыгызны тагын да күрергә насыйп булсын!

 

 

5 октября в 12.00 часов в Татарской государственной филармонии имени Габдуллы Тукая состоится V Республиканский фестиваль самодеятельных исполнителей среди ветеранов «Балкыш» («Сияние»)

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/10/04/628С

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев