Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Керәшенчә винегрет” сезне көтә

7 октябрь көнне "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының активистлары инициативасы белән "Керәшенчә винегрет" дип исемләнгән зур концерт программасы оештырыла. Әлеге чара инде икенче тапкыр уздырыла. "Керәшенчә винегрет"ның беренче рецептын карендәшләр узган елның март аенда тамаша кылган иде.

Чара карендәшләргә Покрау бәйрәменә бүләк буларак та тәкъдим ителә. Чөнки, нәкъ тә бер атнадан, 14 октябрьдә, православлар Алла Анасы Изге Кыз Мариянең Бөркәнчегенә багышланган бәйрәмен каршылый.

Концерт программасында популяр эстрада һәм күңел кылларын тибрәтә торган керәшен җырулары бар. Танылган биюче Григорий Сергеев белән "Мирас" ансамбленнән дәртле биюләр, Яр Чаллы шәһәреннән "Бәләкәй дәдәйләр" инструменталь ансамбле, керәшен җырчылары башкаруында үзенчәлекле чыгышлар көтелә. Шулай ук, яшь җырчылар Марина Карпова белән Алина Давыдованың "Керәшен кызлары" җырына төшерелгән клипның да презентациясе концерт барышында булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Боларга өстәп, күңелле сюрпризлар һәм бүләкләр дә уйнатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев