Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Керәшенчә винегрет": керәшен белән мишәрнең уртаклыгы нәрсәдә?

15 октябрь көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә "Керәшенчә винегрет" концерты яңа рецептын тәкъдим итәргә әзерләнә.

Быел "Керәшенчә винегрет" концертының фишкасы - керәшеннәр белән мишәрләр булачак. Керәшен белән мишәрнең нинди уртаклыгы бар дип сорыйсызмы? Бу сорауга җавапны 15 октябрь көнне Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә "Керәшенчә винегрет" концертына килеп кенә белеп булачак.

Концертта Татарстанның халык артистлары - Георгий Ибушев, Илсаф,  Лидия Әхмәтова, Татарстанның атказанган артистлары - Вадим Захаров, Марина Карпова, күпмилләтле "Зәкәрия" ансамбле, яшь җырчы Иван Пугачёв, Алсу Фаракшина һәм Ринат Рәхмәтуллин катнашачак. Концертны елдагыча Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов һәм Евгений Максимов алып барачак.

Шулай ук быел да тамашачылар арасында шигырь язу конкурсы оештырылачак һәм истәлекле бүләкләр уйнатылачак, керәшен сувенирлары һәм декоратив-гамәли әйберләр күргәзмәсе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    мишэрляр керяшен йырларын бик тэ яраталар. Бездэ пенза крайында авылдарда яратып йырлыйлар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шулай УК концертта Керэшеннэрнен ,,Бэрмэнчек,, Дэулэт Фольклор ансамбле Хэм матур тавышлы чибэр кызыбыз Сиринэ Зэйнетдинова катнашачак