Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен җырларын оста белүче Татьяна Абдуловага 90 яшь тулды

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Татьяна Абдулова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән Татый түти шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган. Ире Кузьма белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. 


  Татый түти үткер фикерле, авылда керәшен җырларын аннан да оста белүче юктыр. Авылның мәдәният хезмәткәрләре аннан күп керәшен җырларын өйрәнеп, репертуарларына кертте. Аңа шулай ук авыл, анда элек яшәгән кешеләр турында мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. 


  Татьяна Фадеевнага үзен котларга җыелган балалары, оныклары изге теләкләренә өстәп, авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев Россия Президенты Владимир Путинның rотлавын, бүләкләр тапшырды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Татый әбигә иң матур җырларын бүләк итте, ул аларга үзе дә кушылып җырлап утырды.

Клара Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев