Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре Владимир Путин белән очрашты

Кичә, 24 январь көнне Россия Президенты Владимир Путин Казанга килде.

Ике көнлек эш сәфәре кысаларында дәүләт җитәкчесе Владимир Путин бөтенроссия студент клубларының "Бергәләп алга!" форумында да катнашты. Чарада Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге активистлары Алиса Спиридонова, Юлия Дувалова, Вадим Киселев һәм Анастасия Яковлева да катнашты. Алар форумга Татарстан Халыклары яшьләр Ассамблеясе составында чакырулы.

"Бик зур канәгатьлек белән сезне Россия студентлар көне белән тәбрик итәм. Бирегә җыелган студентларны, гомумән, Россиянең барлык студентларын, аларның мөгаллимнәрен котлыйм, укуларында, киләчәк олы тормышта уңышлар телим", - дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин.

Президент сүзләренчә, студентлар һәм яшьләр тырышлыгы белән Россия һәрвакыт яшь, максатчан булып кала.

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев