Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре “Россия – минем тарих” мультимедик комплексын ачу тантанасында катнашты

Бүген Казан шәһәренең "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Россия - минем тарих. Татарстан Республикасы" дип исемләнгән тарихи мультимедик комплекс ачылды.

Әлеге үзенчәлекле парк, Россия Президенты ярдәме белән, Мәскәүдә һәм Уфада тормышка ашырылган инде. Монсы "Россия - минем тарих" дигән проектның безнең төбәк версиясе. Ел азагына кадәр мондый мәйданчыклар Россиянең унбиш төбәгендә оештырылачак.

Яңа музей комплексы заманча техник проекторлар, кинозаллар, 3D-реконструкцияләр, интерактив такталар һәм өстәлләр белән җиһазландырылган. Әлеге формат яшь буында гына түгел, өлкән яшьтәгеләрдә дә зур кызыксыну тудырып, патриотик һәм гражданлык хисләрен уятыр, дип көтелә.

Гомуми тарих һәр төбәкнең үз "елъязма" фактлары белән тулыланачак. Татарстан Идел буеның иң куәтле саналган Болгар дәүләте, Алтын Урда, Татар ханлыгы чоры һәм ТАССР оешу, үсүе турында экспозиция тәкъдим итә.

Әлеге музейны булдыру өстендә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтыннан тыш, КДАТУ, К(Идел буе)ФУ һәм Татарстан Республикасының Милли музее специалистлары хезмәт куйган.

Тантанага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мәртәбәле кунаклар килде. Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлегенең активистлары Алиса Спиридонова, Алена Харитонова, Юлия Дувалова һәм Светлана Фадеева милли киемнәрдән тантана кунакларын каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев