Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре "Гонка Героев" спорт уенында катнашты

“Геройлар узышы” быел 2000ләп кешене үзенә җыйды

6 августта “Зөя калкулыклары” тау чаңгысы курортында үткәрелгән “Гонка героев”та (“Геройлар узышы”) керәшен яшьләре дә катнашты

“Геройлар узышы” быел 2000ләп кешене үзенә җыйды. Аларга ун километрга якын арада үзләренең юлында очраган 20ләп киртә-каршылык аша үтәргә туры килде. Ярышучылар биек стенага да үрмәләделәр, чәнечкеле тимер чыбык астыннан да шуышып үттеләр. Су өстенә сузылган арканга куллары белән алмаш-тилмәш тотына-тотына, бер яктан икенчесенә дә чыктылар. Узышучыларның юлында ясалма чокыр һәм башка киртәләр дә очрады.

Безнең керәшен кызлары һәм егетләре – үзебезнең “Туганайлар” хезмәткәре, блогер Олеся Дмитриева, “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәте активистлары Вадим Киселев, Светлана Фадеева, Дима Дмитриев, Данил Данилов һәм Денис Яковлев “Геройлар узышы”нда сынатмады. Алар ихтыяр көчен туплап, җиңел-җитезлек һәм бердәм команда булып, сынауларны уңышлы үттеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев