Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен тәбәсе тәмле булсын

Керәшен тәбәсе – Балтач ягы керәшеннәрендә Пасха, Питрау кебек олы бәйрәмнәрдә пешерелә торган ризык

Аның өчен сөт, күкәй, тоз, шикәр комы, чүпрә, он кирәк була. Ярты литр җылы сөткә 8 күкәй, сылама гына итеп бер аш кашыгы тоз, ике аш кашыгы шикәр комы, бер кап коры чүпрә һәм 4 стакан он салып болгатабыз. Җылы урынга куеп, ике сәгать кабартабыз да майланган табага салып, 45 минутка газ миченә куябыз. Пешеп чыкканнан соң, өстенә мул итеп эретелгән атланмай салабыз.

Аның бөтен хикмәте дә шушы маенда инде. Ул майда гына булырга тиеш. Керәшен тәбәсен табынга пирог кебек ромбик формасында кисеп чыгарабыз.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев