Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсеннән Айдар Маннапов белән Маргарита Петрова авылларында кызыклы проект алып баралар

"Әбиемнең алтын сандыгы" проекты халкыбызның мәдәни мирасын югалтмауда зур роль уйный, ди, Маргарита Петрова

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында "Сәяр" ансамбле солистлары Айдар Маннапов белән Маргарита Петрова "Әбиемнең алтын сандыгы" видео-проекты башлап җибәргәннәр. Проект кысаларында яшьләр авылның өлкән яшьтәге кешеләре белән төрле темаларга сөйләшеп интервьюлар яздыралар. "Төп идеясе һәм максаты - әби-бабаларыбыз белән турыдан-туры әңгәмә корып, аларда булган тарихи хатирәләрне, традицияләрне туплап, саклап калып, киләсе буынга тапшыру. Халкыбызның мәдәни мирасын югалтмауда әлеге проект зур роль уйный. Алга таба да үткән буын тарихын өйрәнү өстендә эшләвебезне дәвам итәчәкбез", - дип сөйләде Маргарита Петрова.

Бүгенге көндә проектның 4 видеосы дөнья күрде. Видеоларны #Әбиемнеңалтынсандыгы, хэштегы аша табып була.

"Әбиемнең алтын сандыгы" проекты кысаларында төшерелгән видео карагыз:

Фото: видеодан скриншот ясалды

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев