Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсенең Изге Николай чиркәвендә бәйрәм келәве узды – фото

Престол бәйрәмгә тирә-яктан кунаклар да килгән

Бүген, 22 май – Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн. Әгәр чынлап дингә ышанган кешедән “Изгеләр арасында иң изгесе кем?” дип сорасаң, һичшиксез, күбесе “Изге Николай” дип әйтер иде. Чөнки халык Изге Николайны – Алладан соң, кешеләрне икенче яклаучы, игенче һәм терлекчеләрнең булышчысы, сәяхәтчеләрнең, диңгезчеләрнең коткаручысы итеп таный.

Бүген Изге Николай исеменә атап төзелгән чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре узды. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәве дә прихожаннарны бәйрәмгә җыйды. Келәүгә, шулай ук, тирә-як авыллардан да кунаклар килде. Службаны чиркәү настояле Димитрий Сизов белән аның энесе Геннадий алып барды. 

"Шуның кадәр дә җылы, күңелгә рәхәтлек бирә торган келәү булды. Без Колышчыдан биш кеше бардык. Сәрдәлеләр үзләре 4-5 кеше генә иде. Шулай ук Тукай районының Мәләкәс авылыннан отец Николай белән матушкасы да бар иде. Сөенеп кайттым", – дип хәбәр итте ветеран журналист Валентина Максимова. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев