Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә “Сәрдә гүзәлен” билгеләгәннәр

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында бәйрәм уңаеннан, төрле ярышлар уздырганнар

Мәсәлән, өлкәннәр арасында, “Сәрдә гүзәле” дип аталган бәйге үткәргәннәр.

 1 урынны – Ольга Семёнова яулаган. Шулай ук, ир-егетләр көрәштә көч сынашканнар. Җиңүче шушы авылның җитез егете Иван Круглов булган. Аны истәлекле бүләк, тәкә һәм авылдагы иң яшь килен чиккән сөлге белән бүләкләгәннәр. Кунаклар да күп булган: Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге директоры Людмила Белоусова, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Питрәч районы бүлеге җитәкчесе Лидия Пронина, Питрәч муниципаль районының финанс бүлеге рәисе Геннадий Тапколев катнашкан.  “Чулпы” керәшен халык фольклор ансамбле һәм “Сәяр” керәшен халык вокал ансабле чыгыш ясаганнар. Надежда Павлова, Надежда Чукина, Марина Казакова бәйрәмгә җыелган кунакларны берсеннән-берсе матур җырлары белән сөендергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев