Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә керәшен мәдәнияте музее эшли

Музейга 1988 елның 16 маенда нигез салына

Авылыбызның туган якны өйрәнү музее керәшен халкының тормышы һәм көнкүреше турында сөйли. Аның бинасы үзе генә дә зур тарихи кыйммәткә ия. Әлеге ике катлы йортны земство мәктәбе укытучысы, тугыз бала атасы Николай Максимов-Сердинский төзегән. Музейга 1988 елның 16 маенда нигез салынган. Ул чагында авыл мәктәбенең математика укытучысы Анна Никифорова конкурс оештыра, укучыларны борынгы мәдәният һәм көнкүреш предметларын алып килергә чакыра. Авылдашлары ярдәме белән бик күп экспонат җыела, аларны урнаштырырга урын җитми башлый. 2003 елда музей артефактларын элек Максимовлар-Сердинскийларныкы булган ике катлы йортка күчерәләр. Нәкъ менә шул вакытта ул туган якны өйрәнү музее филиалы статусы ала.

Хәзер музейда төрле елларда яшәгән керәшеннәрнең мәдәнияте һәм көнкүреше турында сөйләүче 3,5 меңгә якын экспонат исәпләнә. Анда борынгы документлар, революциягә кадәрге китаплар, мәктәп дәреслекләре һәм көнкүреш предметлары рәвешендә кыйммәтле артефактлар бар. Сугыш чорының, совет чорының атрибутикасы да шактый. Музей мәдәни-массакүләм чараларның инициаторы булып тора, күргәзмәләр оештыра, алар барышында музейлаштыру һәм экспонацияләү объектлары сыйфатында күптән түгел булган көндәлек предметлар һәм хәзерге заман сәнгате артефактлары чыгыш ясый.

Маргарита Петрова

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев