Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Керәшен моңы” фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

“Керәшен моңы” фольклор ансамбле 1996 елда Зәй муниципаль районының Якты Күл авылы мәдәният йорты базасында оештырыла

“Керәшен моңы” фольклор ансамбле 1996 елда Зәй муниципаль районының Якты Күл авылы мәдәният йорты базасында оештырыла. Ансамбльга 63 яшьтән 84 яшькәчә 10 кеше йөри. Коллективның составы авыл пенсионерларыннан гыйбарәт.

Ансамбль фольклор жанрында эшли, максаты - район халкы арасында керәшен мәдәниятен популярлаштыру, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклау һәм яңарту.

“Керәшен моңы” фольклор ансамбле күп кенә район, республикакуләм фестивальләрдә һәм конкурсларда катнашып, тамашачылар арасында зур популярлык казанды. Район дәрәҗәсендәге бер генә чара да “Керәшен моңы”фольклор ансамбле чыгышыннан башка узмый диярлек.

Ансамбль коллективы Зәй районының башка иҗат коллективлары белән районда төрле халык бәйрәмнәрен оештыру һәм уздыру буенча актив эш алып бара. «Казанская», «Покрау утырмасы», «Май чабу» кебек традицион бәйрәмнәр һәм йолалар уздыралар.

“Керәшен моңы” фольклор ансамбле репертуары гаять күп төрле. Иҗатлары белән, алар Зәй районының тере, музыкаль мирасын пропагандалый. Ансамбльдә даими иҗади эзләнүләр бара: җыр материаллары белән сак эш итеп, яшьләрнең игътибарын җәлеп итү һәм борынгы җырларга мәхәббәт тәрбияләү; аларда халкыбызның сәнгатенә, тарихына карата патриотик хисләр тәрбияләү. Коллективның иҗади эшчәнлеге тамашачыны битараф калдырмый, бәйрәм һәм шатлык атмосферасы тудыра, уңай хис-кичерешләр бирә, җәмгыятьне рухи баета һәм буыннар бәйләнешен ныгыта.

КЦ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев