Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен кызы Галина комбайнда уңыш җыя

Аның яшьтәшләре җәй көне ял итә, дискотекаларда күңел ача, тәүлек буе интернетта утыра, ә 19 яшьлек Галина Калашникова иртәдән кичкә кадәр басуда, уңыш җыя

Гүзәл затлар өчен бернинди дә киртәләр юк, алар теләсә нинди һөнәрне дә үзләштерергә сәләтле икәнен беләбез. Шулай да без яшь кызларны зур комбайн штурвалы артында түгел, кечкенә кызыл автомобильдә күрергә күнеккән. Галя бу стереотипларны җимерә.

Комбайнчы Калашниковларлар династиясен туган авыллары Керәшен Сәрдәсендә генә түгел, ә бөтен районда беләләр.

- Безнең әти Николай Максимович гомер буе комбайнчы булып эшләде, - ди Георгий Калашников. Безгә, биш улына һәм кызы Еленага да, дала корабларының барлык серләрен дә ул ачты. Мин 1987 елда дәдәм Иванның ярдәмчесе булып эшли башладым. Элек минем ярдәмчем булып улым Николай йөрде, быел менә кызым Галинага чират җитте. Галя бик эшлекле кыз безнең, беренче көнне басуга килгәч, башта комбайнның барлык приборларын, идарә итү системасын, кайсы, нәрсәгә кирәк икәнен сорады, аннары бергә өч бункер суктырдык, шуннан соң инде үзе руль артына утырды да тагын 15 бункер көзге бодай суктырып алды, әлегә 101 тонна уңыш алдык - быел бу безнең рекорд.

- Мин инде кырга күптәннән эшкә бараасым килә иде, , - ди Галина, - тик әти миңа шартлар куйды: өченче курсны тәмамларга, барлык имтиханнарны да «бишле»гә тапшырырга диде. Мин бу шартларны үтәдем, ә әти үз сүзендә торды.

Студент кызның йокысы җәй көне дә туймый. Комбайнчылар иртән иртүк торып, Олан Иленнән «Агролак и К» хуҗалыгына баралар, басуга чыкканчы комбайнны җентекләп тикшерергә, ягулык салырга да кирәк бит әле.

- Берни дә эшләп булмый: кызу вакыт. Яңгырлы көннәрдә ял итәбез, көч җыябыз. Мин җиләк, гөмбә җыярга яратам, өй мәшәкатьләре белән шөгыльләнергә дә өлгерәм. Спортны яратам, тхэквондо белән шөгыльләндем. Мәктәптә укыганда футбол һәм баскетбол буенча район җыелма командасы әгъзасы идем. Әлбәттә, дусларым белән йөрисе килә, әмма әти белән комбайнда эшләү - минем хыялым иде, - ди Галина. - Мин үзем медицина көллиятендә фармацевт белгечлегенә укыйм, булачак һөнәрем дә миңа ошый, әмма киләчәктә дә урып-җыю вакытында әтиемә ярдәм итү мөмкинлеге булыр дип өметләнәм, бәлки үзем дә комбайнчы булырмын әле. Мин руль артында әле күптән түгел генә, машина йөртү стажы бер ел гына. Үземә кызык булган эшләргә өйрәнергә менә дигән вакыт, - ди ул.
Узган ел «Полесье» маркалы комбайннар арасында Георгий Калашников районда беренче урынны алды, быел да алар сынатырга җыенмый.

- Хатыным Елена Гурьевна да, мин дә кызыбызның теләкләренә каршы килмәдек, һәрвакыт аның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәргә тырыштык. Ә комбайннар... Бу безнең канга сеңгән инде: безнең комбайнчылар династиясе, хатынымның әтисе дә комбайнчы иде. Галяны да басу-кырлар алтыны үзенә тартуы гаҗәп түгел, - ди алдынгы комбайнчы Георгий Калашников.

Ипине кадерләргә, крестьян хезмәтенә хөрмәт белән карарга кирәк, дигән хакыйкатьне сиңа балачактан ук сеңдерүләре бер нәрсә. Һәр башакның чын бәясе нинди икәнен үзең тою, бу инде икенче.

Илшат Гайсаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев