Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен көйләре Владимирдагы Сабантуйда яңгырады (фото, видео)

24 июль Владимир өлкәсендә Сабантуй бәйрәме узды.

Милли бәйрәмне татарстанлылар – Алексеевск районыннан махсус килгән 100дән артык вәкил оештырды.

Владимирлылар өчен зур концерт программасы, аш-су остаханәләре, чигү, чүлмәк ясау, тире белән эшләү буенча дәресләр әзерләнгән иде.

Сабантуйны керәшен егете Дмитрий Баранов алып барды.

Концертта Красный Баран авылының “Бәрәнҗәр” фольклор ансамбле солистлары да чыгыш ясады.

Ике ел Владимирда Сабантуй булмаган, шуңа быел ул аеруча көтеп алынган бәйрәм булды. Күрше Иваново, Суздальдән килгән кунаклар да бар иде. Бик җылы каршы алдылар. Безнең чыгышыбызны да ошаттылар. Керәшен халык җыруларын, “Балтырган”, “Туган-тумачалар”ны да җырладык. Хәтта җибәрәселәре дә килмәде.
Соңыннан губернатор килеп, “мондый Сабантуйлар бездә булганы юк иде әле” дип, мактады. Бик матур узды, - дип сөйли “Бәрәнҗәр”нең җитәкчесе Ирина Яковлева.

Бәйрәм үзгә һәм матур узды. Владимирлылар гына түгел, оештыручылар үзләре дә бик канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев