Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен кызлары - Татарстан мозаикасы бизәге

9-11 март көннәрендә Казанның "Волга" яшьләр үзәгендә "Татарстанның мәдәни мозаикасы" исемле I милләтара яшьләр фестивале узды. Фестивальдә безнең керәшен кызлары да катнашты. Болар - Алена Харитонова, Альмира Азина һәм 2013 елның Керәшен чибәре Елена Чулакова. Кызлар килгән кунакларга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, гореф-гадәтләребез белән таныштырдылар. Алена Харитонова фикерләре белән уртаклашты: -...

9-11 март көннәрендә Казанның "Волга" яшьләр үзәгендә "Татарстанның мәдәни мозаикасы" исемле I милләтара яшьләр фестивале узды.

Фестивальдә безнең керәшен кызлары да катнашты. Болар - Алена Харитонова, Альмира Азина һәм 2013 елның Керәшен чибәре Елена Чулакова. Кызлар килгән кунакларга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, гореф-гадәтләребез белән таныштырдылар. Алена Харитонова фикерләре белән уртаклашты:

- Фестивальдә без өч көн булдык. Үзебезне төрле яктан күрсәттек. Мин әбием өйрәткән җыруларны җырладым.Фестивальнең беренче көнендә кунаклар үзләренең милли ризыклары турында сөйләделәр. Мин Покрау бөккәне пешереп килгән идем. Килгән кунакларга бөккәннәрем бик ошады, рецепты буенча күп төрле сораулар бирделәр. Шул ук көнне без немец халкы биюләрен өйрәндек, Май чабу бәйрәмен бәйрәм иттек. Икенче көнне "Нәүрүз гүзәле" конкурсы узды. Бу конкурста мин үзем белән таныштырдым, җырладым, керәшен киеменең заманча фасонын тәкъдим иттем һәм "Мисс очарование" номинациясендә җиңү яуладым. Минем белән барган кызларга, "Группа поддержки" төркеменә, рәхмәтемне җиткерәм. Өч көн өчендә бик күп яңа дуслар таптык. Фестиваль бик ошады, мондый дуслыкны ныгыту чаралары республикада күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев