Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен коллективлары «UenFest» фестивалендә катнашты

«UenFest» – ул балаларны халык мәдәнияте, халкыбыз уеннары, җыр-биюләре ярдәмендә тере аралашуга җәлеп итәргә тиешле масштаблы проект

Халыкара балаларны яклау көнендә мәдәният учреждениеләрендә тематик чаралар узды. 1 июнь иртәсе Казан Кремленең Туп сарае мәйданчыгында «Uen fest» Татарстан халыкларының традицион уеннары I республика фестиваленнән башланды.

«UenFest» – ул балаларны халык мәдәнияте, халкыбыз уеннары, җыр-биюләре ярдәмендә тере аралашуга җәлеп итәргә тиешле масштаблы проект. Бөтен республика буенча 2 000 нән артык уен тамашасы һәм мастер-класслар оештырылды. Катнашучылар үзләренең яраткан традицион уеннарын видеога яздырдылар һәм социаль челтәрләрдә #уенфест хештегы белән уртаклаштылар. «UenFest» фестивале балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү, аларның традицион халык уеннарын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, үсеп килүче буынның тәрбияви процессында уенның мөһимлеген һәм республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатыннан үткәрелә. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/irada-yupova-balalar-traditsion-uennar-uynasa-bez-alarny-gadzhetlardan-aerachakbyz

1 июньдә Казан Кремленең Туп сарае мәйданчыгында «Uen fest» Татарстан халыкларының традицион уеннары I республика фестивале узды.

Быелгысы чарада "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан "Тәңкәләр", Тукай районы Мәләкәс авылынан "Питрау" коллективлары катнашты.  Алар килгән кунакларны керәшен җырлары, уеннары белән таныштырды. Шулай ук, катнашучылар үзләренең яраткан традицион уеннарын видеога яздырдылар һәм социаль челтәрләрдә #уенфест хештегы белән уртаклаштылар.

Байрәмгә Татарстан районнарыннан 500ләп катнашучы килгән. Үзешчән балалар коллективлары чыгышы белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин танышты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев