Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Казысы авылына Казан ханлыгы чорында нигез салына

Керәшен Казысы авылы Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогыннан 30 км төньяктарак урнашкан

Керәшен Казысы авылы Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогыннан 30 км төньяктарак урнашкан.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Казы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районы составында.

Керәшен Казысы авылына Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Керәшен Казысы буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йон тетү, баш киемнәре тегү, тимерчелек, агач эше, умарта ясау була.

“Tatarica” энциклопедиясе мәгълүматлары буенча, 19 гасыр ахырында авылда укытучылар династияләре белән тупланып яшәгән һәм шуңа күрә Керәшен Казысы “Укытучылар авылы” буларак та билгеле.
Тарихчы Максим Глухов фикеренчә, Керәшен Казысы авылында горур һәм бәйсез халык - казаклар токымы яши. Бу хакта авылның исеме дә әйтеп тора. Бу авылдан чыккан кешеләрнең еш очрый торган фамилияләре: Касыймов, Мамаков, Тимячевлар...

1869 елда – Керәшен Казысында бер сыйныфлы керәшен земство училищесе, 1884 елда – бер сыйныфлы керәшен чиркәү-приход мәктәбе булуы билгеле.
XX йөз башында авылда Троица чиркәве (1905–1914 еллар аралыгында төзелә; 1970 еллар ахырында сүтелә), 2 җил тегермәне, ярма яргыч, май заводы,вак-төякләр кибете эшли.

2011 елга кадәр Керәшен Казысы авылында – башлангыч мәктәп, 2013 елга кадәр клуб эшләп килә. Бүгенеге көндә авылда 2014 елдан янгыннан соң торгызылган Троица чиркәве, медпункт бар.

Керәшен Казысының күренекеле кешеләре:

  • Г.Ф.Мамаков (1926–2007) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, агроном галим, икътисад фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТАССР авыл хуҗалыгы министры (1965–1967), Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Байрак Хезмәт, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;
  • М.В.Харитонов (1941 елда туган) – ветеринария эпизоотологы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган ветеринария табибы, ТРның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләге лауреаты.

Яков Емельянов мәдәни үзәге тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев