Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен геройлары - очучы Ольга Санфирова

Язма хатын-кызларның 46нчы авиация полкы очучысы Ольга Санфирова, аның батырлыклары турында

Эскадрилья командиры, гвардия капитаны, керәшен кызы Ольга Санфирова –фашистларның тенкәсенә тигән куркусыз “төн пәриләре”нең берсе. Аның әти-әнисе, чыгышлары буенча, хәзерге Балык Бистәсе районыннан булганнар. Ольга 1917 елда Самарада туган. Ул  630 төнге очыш ясаган.  Ленин ордены, Александр Невский, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары һәм Алтын йолдыз медале (һәлак булганнан соң) белән бүләкләнгән.  Бу каһарман кыз 1944 елның 13 декабрендә сугышчан задание үтәп кайтып килгәндә, очкычына ут кабып, парашюттан сикерә һәм минага эләгеп һәлак була. Ул Гроднода җирләнә. Сөйгәне, шулай ук очучы, ике мәртәбә Советлар Союзы Герое булган кырым татары  Әхмәт Солтан Ольганың каберенә ул үзе яраткан кипарис агачлары утырткан, дип сөйлиләр. Язучы-эзтабар Шамил Рәкыйповның “Кипарислар җыры” китабы – очучы кызлар батырлыгы һәм Ольга белән Әхмәтхан Солтан мәхәббәте турында.

Гродно һәм Самара шәһәрләрендәге урамнар батыр керәшен кызы Ольга Санфирова исемен йөртә. Самарада аңа һәйкәл дә куелган.

Фирая МОРАТОВА
Фото:
https://ru.wikipedia.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев