Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен гаиләсе төшерелгән фотография Халыкара фотоконкурста җиңүче булды

Конкурска 3870 гариза бирелгән, барлыгы 950 фото кабул ителгән

Питрәчтә яшәүче карендәшебез Валентина Ямщикованың фотосы "Милли киемнәрдә әни һәм балалар" Халыкара фотоконкурсында җиңгән. Бу турыда "Алга" газетасы хәбәр итә.

Валентина Ямщикова конкурска керәшеннәрнең милли костюмын тәкъдим иткән. Фотода ул үзе һәм аның балалары төшерелгән. Аны Керәшен Сәрдәсе авылының туган якны өйрәнү музеенда Наилә Җиһаншина төшергән.

Конкурска 3870 гариза бирелгән, барлыгы 950 фото кабул ителгән. Анда Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм чит илләрдән 70тән артык милләт вәкилләре катнашкан. Халыкара жюри 202 финалистны һәм 54 җиңүчене сайлаган. Татарстаннан Валентина Ямщикова бердәнбер җиңүче булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев