Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен этник сәнгате белгече Валентина Максимованың бүген туган көне

Керәшен этник сәнгате буенча белгеч, "Туганайлар" газетасының ветеран-журналисты Валентина Максимованың бүген гомер бәйрәме – туган көне

Валентина Петровна халкыбызның йөзек кашы, керәшен дип, янып-көеп йөрүче энтузиаст. Аның безнең этник культураны саклап калуга карата башкарган эшләре санап бетергесез. Валентина Петровна кешелекле, белемле, эстетик зәвыклы, күркәм холыклы кеше. Ул үз эшеннән тәм тоеп, шул эшкә мәхәббәтне башкаларда да уятып, матурлыкны күрә белергә өйрәтеп яши. Аның тормышы керәшеннәрнең этник культурасын торгызу, яшь буынны да әлеге эшкә тарту белән бәйле. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы уздырга бер генә чарадан да читтә калмый. Төпле киңәшләре белән яшьләргә һәрвакыт ярдәм итә ул.
Валентина Петровна, Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Халкыбыз күңеленә салган орлыкларыгыз шытып, матур чәчәк атсын! Ул күркәм чәчкәгә барыбыз да сөенергә язсын.

Ходай сезгә нык тазалыкта, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын!

IV Керәшен яшьләре форумы алдыннан "Бәрәкәт" яшьләр хәрәкәте активистлары Валентина Максимовада, Мамадыш районының Колышчы авылында кунакта булды. Остаз яшьләргә бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат бирде. Видео карагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев