Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен чанасы Марска очты!

6 февраль көнне Мамадыш шәһәрендә 5нче тапкыр Россия күләмендәге креатив чаналар “SUNNYФЕСТ” фестивале уздырылды. Әлеге чара һәр елны Президент грантлары фонды һәм, традиция буенча, Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы, республиканың аграр яшьләр берләшмәсе ярдәмендә үтә. Катнашучылар саны да елдан-ел арта барып, бу юлы фестивальдә 54 команда үзара көч сынашты

Приз фондына килгәндә, ул 150 мең сум тәшкил иткән. Быел Гран-прины Казан һәм Мамадыш командалары бүлеште, төрле номинацияләрдә  җиңүчеләр, шулай ук, акчалата бүләкләргә лаек булдылар.

Бу фестиваль шул биш ел эчендә Мамадышны туристлар белән аралашырга, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәтте. Икътисад, мәдәният һәм башка өлкәләр буенча имин территория буларак, районның имиджын ныгытуда да роле зур булды. Быел Мамадыш шәһәрендә яңа рекорд куелды! Политехника колледжындагылар фестивальдә катнашучылар күз алдында илдәге иң зур коймакны пешерде. Дегустациягә Россия рекордлар китабының баш редакторы Станислав Коненко чакырылган иде. Ул тантаналы рәвештә: “Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә яшәүчеләре тарафыннан 7 ел элек куелган рекордны, ниһаять, узып киттеләр. Хәзер Нократ елгасындагы шәһәр халкы – китап битләренең яңа геройлары”,  – дип билгеләп үтте. Диаметры 2 метр 51 сантиметр булган ул коймакның рецепты “яшерен сер” икән.  Аңа күпме күкәй, сөт, су һәм он кушылганын беркем дә белергә тиеш түгел, ди. Юкса мамадышлыларның рекордын кабатлау бик җиңел булачак.

Ел саен фестивальдә “итекле хоккей” ярышын да күзәтергә мөмкин. Соңгы елларда спортның әлеге төре зур популярлык казана. Турнирда 6 команда катнашты: Казан, Байлар Сабасы, Мамадыш, Шәдче, Тәкәнеш һәм Кирмән икътисадый зоналары уенчылары. Нәтиҗәдә, быел “SUNNYФЕСТ” кубогын Байлар Сабасы хоккейчылары алып кайтып китте.

Фестиваль кунакларына тәмле коймаклардан авыз итәргә, төрле ярминкәләрне, импровизацияләнгән чана музеен күрергә була иде. Чаналарга килгәндә, аларның ниндиләре генә юк! Төп илһам чыганагы – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, совет киносы һәм коронавирус.

Сүз уңаеннан, безнең Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан килгән “Веселые ребята” командасы ел саен призлы урынга лаек була (фотода). Быел алар балалар яратып карый торган “Маша и Медведь” мультфильмы геройлары булып уйнап күрсәттеләр. Очкыч формасында ясалган чанага утырып төшкән марсиянин Машаны үзебезчә сөйләшергә өйрәтте. Вәт, галәмәт! Маша белән Миша теттереп керәшенчә сөйләшә-сөйләшә, Марс планетасыннан килгән очкыч-чанада таудан түбән җилдерделәр! Жюридагылар, бертавыштан, аларга “Докатились” номинациясендә 3 урынны бирде.

Бу юлы да “SUNNYФЕСТ”  фестивале креатив чаналар белән генә түгел, ә Мамадышның ачык йөзле һәм юмарт кешеләре белән  дә күңелгә кереп  калды. Форсаттан файдаланып, район җитәкчелегенә һәм фестивальне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев