Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен блогерлары татар эстрадасы яшь җырчысы оештырган ябык кичәдә катнашкан - фото, видео

Кичәгә махсус кунаклар гына чакырылган.

Кичә, 6 август көнне, яшь җырчы Айдар Ракиповның "Бәхетемне килә табасым" җырына төшерелгән клибының ябык презентациясе узды.

Кичәгә махсус кунаклар гына чакырылган. Алар арасында карендәшебез, "тракторист-профи" буларак танылган Кукмара егете Василий Иванов та бар.

Исегезгә төшерәбез, Василий Иванов Айдар Ракиповның әлеге клибында кырыс җитәкче ролен уйнаган иде.

Кичәгә җырчы-блогер керәшен кызы Юлия Марышева да чакырулы булган. Юлия бу чарага ничек килеп эләккән соң? Ябык кичәгә һәркемнең дә бару мөмкинлеге булсын өчен, Айдар Ракипов Инстаграмда подписчиклары арасында музыкаль конкурс оештырган. Конкурсның шарты буенча, катнашучы "Бәхетемне килә табасым" җырына кавер төшерергә һәм шуны #айдаргакавер хэштегы куеп, артистның аккаунтын билгеләп элеп куярга тиешле булган. Нәтиҗәдә, 5 август көнне катнашучылардан Юлия Марышева һәм тагын җиде кеше сайланып алынган.

Шунысы игътибарга лаек, блогерлар икесе дә Кукмара районыннан.

Чарадан фото һәм видеолар тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев