Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылларында Олы көн бәйрәме гөрләп узды

24 апрель көнне барлык православие динен тотучыларның иң якты бәйрәмнәренең берсе Олы көн (Пасха) булды. Керәшен авылларында бәйрәм зурлап үткәрелде.

Мөслим районы

Мөслим районының Олы Усы авылы керәшеннәре элгәредән калган йолаларны үтәп, аларны балаларга да өйрәтеп үстерә. Усы керәшеннәренең келәү итәргә үз чиркәүләре һәм дини тәрбия алып, йолаларны да үтәп үсәрлек үз балалары, оныклары бар. Пасха иртәсендә дә балалар урамга олылардан да иртәрәк чыгып, Олы көн күкәе җыйдылар. Йокыдан иң иртә торып, Олы көн күкәе җыярга чыккан һәм беренче булып өйләренә кергән балаларны, гадәт буенча, мендәргә утыртып черләттеләр.

Балалар да аптырап калмады, "малларыгыз исән, көр булсын, уңышлар мул булсын", дип, әти-әниләре өйрәткәнчә, яхшы теләкләрен әйттеләр. Әлбәттә, һәр өйдә аларны Олы көн күкәе һәм тәм-том көтә иде. "Кызыл күкәй көнендә кадерле" дигән әйтемне истә тотып, бер генә керәшен дә бу көнне күкәй манмый һәм үз якыннарын табынга җыеп бәйрәм итми калмагандыр.

Яңа Усы авылы балалары Олы көндә күкәй тәгәрәтеп уйнаганнар.

Питрәч районы

Әлеге матур фотоны Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан Нина Фадеева юллады. Фотода - Нина Фадеева һәм аның оныгы. Фадеевлар оныкларына матур йолаларны күрсәтеп үстерәләр.

Минзәлә районы

Түбән Юшады авылында иртәнге дүрттән торып, таба исе чыгарып, коймак пешереп бетерүгә урамда күкәй җыярга чыккан балалар төркемнәре күренә башлаган. 30дан артык бала «Христос терелеп торган» дип күкәй җыеп йөргән. 11ләрдә балалар күкәй тәгәрәтү уенына җыелганнар. Балалар өчен Артем Арзамасов, Асаф Шиһапов, Нина һәм Михаил Васильевлар, Чулпан Чернова, Хәмидә Никитиналар күчтәнәчләр эзерләгән булганнар. 

Балык Бистәсе 

Олы көн алдыннан Казаклар Чаллысы авылының Алексий, человек Божий чиркәвендә бәйрәм келәве узган.

Икенче көнне урам тутырып, бала-чага күкәй җыярга чыккан. 

Үри авылы керәшеннәре дә Олы көнне зурлап уздырганнар. Балалар керәшен киемнәренә киенеп күкәй, төрле тәм-томнар җыйганнар. 

Мамадыш районы

Дүсмәт авылында быел күкәй җыючылар күп булган диделәр. 40лап бала күкәй җыярга чыккан.

Җөри авылында бәйрәмгә балалар белән бергәләп әзерләнгәннәр. Тәмле куличлар пешергәннәр, күкәйләрне төрле төсләргә буяганнар.

Олы көн бәйрәмендә балалар күкәй җыярга чыккан. Өйләрдә тәмле ризыклар пешерелгән. 

Теләче районы

Иске Карабаян авылында 23 апрельдән 24сенә каршы төндә Юлия һәм Михаил Федоровлар өендә бәйрәм келәве узга. Дин тотучылар аларга аруландырылган бәйрәм сыйларын - куличлар, пасхага буялган йомыркалар да алып килгәннәр. Ике сәгатькә сузылган бәйрәм келәвеннән соң мул табыннар артына утырып тәмле ризыклардан авыз иткәннәр. Изге көн туу, Христосның үлеп терелүе шатлыгын уртаклашканнар. 

Пасха көнендә иртә таңнан балалар йорттан-йортка йөреп авылдашларын бәйрәм белән котлаган.

Йомырка җыеп бетергәч китапханәче балаларны китапханә каршысына җыеп йомырка тәгәрәтү уены уйнаткан. Авыл балалары белән берлектә шәһәрдән кайткан балалар да уенда бик теләп катнашканнар.

Менделеевск районының Иске Гришкин авылы

 

Башкортстан Республикасы

Бакалыда яшәүче керәшен балалары Олы көн күкәе җыярга чыкканнар. 

Әлеге матур фото Бакалы районының Ахман авылында төшерелгән.

Фотолар укучыларыбызның шәхси архивыннан алынды.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев