Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен антологиясе чыгармы?(фото)

Бүген редакциябездә кунакта Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Григорий Родионов, күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай премиясе иясе Рабит Батулла, күптән түгел арабыздан киткән күренекле журналист, язучы Александр Филипповның хатыны Клара Мәрдәновна һәм кызлары Эльза Александровна булып киттеләр.

Очрашуның төп сәбәбе - карендәшебез мәрхүм Александр Филипповның 14 ел буена керәшен әдәби антологиясен төзү буенча, башкарган эшләрен, язмаларын барлау һәм алга таба бу юнәлештә эшләр өчен планнар төзү.

Клара Филиппова ире тарафыннан тупланган материалларның байлыгы, аларның күплеге турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Татар антологиясенең авторы булган Гәрәй Рәхим әлеге зур хезмәтне әзерләү буенча киңәшләрен дә бирде.

Александр Филиппов, архив-китапханәләрдән шактый уникаль материаллар табып, булачак антологиянең зур өлешен әзерләп калдырган инде. Ләкин әлеге хезмәтне киң җәмәгатьчелеккә чыгару өчен, башкарасы эшләр дә шактый икән.

Очрашуда катнашучылар, керәшен антологиясен булдыру һичшиксез кирәк, дигән фикер астында, җиң сызганып эшкә керешергә әзерлекләре турында әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев