Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

#керэшенкарантинда - Кукмара районы Красная Гора авылыннан Марина

Хәзер бер дә көләсе килми, - ди ул

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында Казаннан авылга кайтып киткән Марина Шаймарданова карантинны авылда ничек уздыруын хәбәр итә:

“Төрле букетлар ясый идем, ул эш хәзер туктады. Вакытны файдалы уздырырга тырышам. Авылга кайтып камыр ризыгы ашарга ияләнгәнбез. Сәламәтлек өчен дөрес туклану режимын тотам. Китаплар укыйм, иртән торып йога белән шөгыльләнәм, йөгерәм. Өй юдык, тиздән бакчаларны җыештырырга чыгабыз. Кечкенә генә пикник оештырып алдык. Башлангычында вирусны бу кадәр китәр дип уйламадык. Туалет кәгазе җыючылардан көлгән идек, хәзер бер дә көләсе килми”, - ди ул.

 

Covid-19 коронавирусыннан саклану өчен, Россиядә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Бу дәвердә һәрберебез дә карантин режимындагы кагыйдәләрне үтәп, өйдә генә утырырга тиеш.

Шул уңайдан “Туганайлар”  газетасы #керэшенкарантинда дигән хэштег белән акция уздыра. Җырлыйсызмы, биисезме, көлдерәсезме, әллә инде бүтән нәрсә эшлисезме – анысы сезнең эш. Иң кызык фото, видеоларны үзебезнең сайтта, инстаграмда урнаштырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев