Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кереме аз булган гаиләләргә – Путин ярдәме

Айлык керемнәре һәр кеше башына үз төбәкләрендәге яшәү минимумыннан ким булган гаиләләр үзләренең 8-16 яшьләрдәге балалары өчен яңа төр пособие алачаклар

Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән алып, аз керемле гаиләләргә 8-16 яшьлек балалары өчен хөкүмәттән акча биреләчәге, ул акчаның инде май аеннан ук түләнәчәге турында белдерде. Президент моны 8 Март уңаеннан хатын-кызларны видео аша котлаган вакытта халыкка җиткерде. Ул, шулай ук, 7 яшькә кадәрге балалар үсеп килүче аз керемле гаиләләрнең, 8 яшьтән 16 яшькәчә булган балаларын ялгызы тәрбияләүчеләрнең инде дәүләттән тиешле ярдәмне алып килүләрен дә искәрткән. “Без яңа карар кабул итәргә – 8 яшьтән алып 18 яше тулганчы, балаларга яңа төр түләү кертергә тиешбез дип саныйм. Басым ясап әйтәм: бу – кереме югары булмаган барлык гаиләләр өчен дә!.. Гаиләләргә ярдәм итү өчен, дәүләт үз ягыннан барысын да эшлиячәк. Бу безнең, һичшиксез, өстенлекле чарабыз”, – дигән В.Путин

Илебездә яшәүче балаларның 5 миллионыннан артыграгының ата-анасы бу төр пособиене алачак. Әгәр гаиләдә 8-16 яшьләрдәге берничә бала булса, акча аларның һәрберсенә дә түләнәчәк!

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков: “Гаилә балаларга бу төр пособиене үз төбәгендәге яшәү минимумының 50, 75 яки 100 проценты күләмендә алу хокукына ия. Россия буенча ул, уртача, 6 меңнән 12 мең сумга кадәр”, – дип әйткән. Министрлыктагылар әлеге пособиене билгеләгәндә гаиләләрнең андый ярдәмгә мохтаҗ булуы комплекслы рәвештә тикшереп бәяләнәчәген, әмма күпчелек очракта ата-аналарның “Госуслуги” порталы аша электрон гариза бирүе дә җитәчәген искәрткән. Гаризаны 1 майдан язарга ярый. Пособие ике ай – апрель һәм май өчен берьюлы киләчәк.

Финанс министрлыгы мәгълүматыннан күренгәнчә, 8-16 яшьлек балалары булган гаиләләргә бу пособиене түләү өчен, федераль бюджеттан 455 миллиард сум акча бирелергә тиеш.

Яшәү минимумына килгәндә, ул безнең Татарстанда 2022 елда җан башына 10 мең 204 сум (ил буенча – 11 мең 950 сум) тәшкил итә. Эш яшендәгеләргә – 11 мең 122 сум (илдә – 13 мең 26 сум), пенсионерларга – 8 мең 775 сум (илдә – 10 мең 277 сум), балаларга 10 мең 245 сум (ил күләмендә – 11 мең 592 сум) итеп билгеләнгән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев