Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәрнең йөзек кашы Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсендә

4 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсе булды.

Анда җыелган халыкның күплеген күргәч үк, асыл карендәшебезне хөрмәт итүләрен аңлап, күңелгә горурлык хисе иңде.

“Төшләремдә күреп уянамын туган якның гүзәл ал таңнарын...” дигән моңлы җыр белән башланып китте кичә.

Лидия Әхмәтова Кайбыч районының Соравыл авылында туып-үскән. Әти-әнисе икесе дә җыр-моңга гашыйк кешеләр булган.

 “Әти әллә ничә төрле уен коралында уйный, әни бик матур итеп җырлый иде”, – дип искә алды ул концерт барышында. Лидия кечкенәдән бию белән мавыга, район конкурсларында бию белән катнаша, тик җырчы булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга культура-агарту училищесының хор бүлегенә укырга керә. Мөмкинлекләрен күреп, укытучысы музыка училищесына барырга киңәш бирә. Аннары инде консерватория, аспирантура... Консерваторияне тәмамлаган елны ук аны Казан педагогика институтының музыка факультетына вокал укытырга чакыралар. 2011 елдан – Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә. 2014 елдан филармониянең джаз оркестрын җитәкли. Үзе дә күп җырларга көй язган композитор да ул.

Якташлары концертка ике автобус белән килгәннәр. Бу хакта мин аларның үзләреннән ишеттем.

“Лидия Алексеевна авылдашым гына түгел, күрше кызы да, – дип башлады сүзен Валентина Сурнаева. – Аралар ерак булса да киләбез, чөнки хөрмәт итәбез, җырларын яратабыз. Үз авылыбыз турындагы җырын үзебез дә бәйрәмнәрдә җырлыйбыз”

“Кайбыч таңнары” редакциясе хезмәткәрләре дә сүзгә теләп кушылдылар. “Гади авылның мәктәбен тәмамлап, бернинди башлангыч музыкаль белеме булмаган килеш, үз тырышлыгы белән нинди югары дәрәҗәләргә ирешкән! “Созвездия-Йолдызлык” республикакүләм фестиваленең зона туры быел безнең районда узачак. Лидия Алексеевна атна саен диярлек кайтып, балаларны фестивальгә әзерли. Ул туган төбәге өчен җан атып йөри. Кайчандыр аның әтисе дә безнең редакциядә җавалы секретарь булып эшләгән. Без Лидия Алексеевна белән күрешеп, аралашып яшибез” – диде Луиза Сөнгатуллина.

 

“Талант иясе булган якташыбызның уңышларына сөенәбез, туган ягыбызда ул һәрвакыт көтеп алган кунагыбыз”– дип өстәде Фатыйма Бикбова.

Идеяләрен куәтләп торучы, ныклы терәге – ире Рөстәм Әхмәтов та кичәгә килгән иде. Алар инде 39 елга якын бергә яшиләр, ике бала үстергәннәр.

Уллары Илдар эстрада артистларының җырларына клип төшерә, ә кызлары Адилә җырлар яза, телләр өйрәнә.

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Юлия Журавлева котлады: “Сезгә сәламәтлек, озын гомер, иҗатыгызда уңышлар телибез. Безнең теләкләргә районыбызның барлык кешеләре дә кушыла”.

“Бүген без, керәшеннәр өчен аеруча зур бәйрәм. Нәселебезнең, талантлы уникаль шәхесебезнең күркәм юбилее. Без бик озак еллар бергә хезмәттәшлек итәбез. Ул үз халкына, аның мәдәниятенә, туган ягына бирелгән асыл зат. Лидия Алексеевна балалар, яшьләр белән эшли, алмаш әзерли безгә. “Бәрмәнчек” ансамблендә дә ул әзерләгән белгечләр, аның студентлары шактый. 15 ел элек Казан дәүләт университетында  ул студентларның “Сәлам” коллективын оештырган иде. Безнең керәшен мәдәни үзәге ачылгач, беренче көннәрдән үк Лидия Алексеевна безнең белән эшли. Аның белән бергә, “Сәлам” ансамблен дә үзәккә кабул иттек. Ул төрле жанрда эшли: джаз, эстрада, классика, этник мәдәният. Безнең әле алда эшлисе эшләребез күп. Бүгенге матур юбилее аңа бер этәргеч кенә, ул – яшь, матур, талантлы. Яшләрне генә түгел, олыларны да җилтерәтеп йөртә. Шундый позитив, энерджайзер булганы өчен рәхмәт”, – диде Татарстан керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе председателе урынбасары, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова.

Концертта Эльмира Кәлимуллина, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Илгиз Шәйхразиев, Адилә Мозаффарова, Амелия Феофанова, Динар Шәрәфетдинов катнаштылар. Артём Пискунов һәм Айзилә Батырханова алып бардылар. Кич буе сәхнә түрендә алып Татарстан Республикасының Филармония джаз оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе Татарстанның атказанган артисты, дирижер Сергей Васильев булды.

Кичәдә яңгыраган җырлар тыңлап туймаслык моңлы, сүзләре дә искиткеч мәгьнәле. Лидия Алексеевна Тукай районының Биклән авылында яшәп иҗат итүче Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә җырлар язган. “Джазлы Казан” җырының сүзләр авторы да ул.

“Мин бик бәхетле Лидия ханым белән танышуыма, бүген монда чакырылуыма сөенеп бетә алмыйм. Мине серле джаз дөньясына алып керүче ул. Иҗат җимешләребез алда да саекмасын иде. “Туган җирем Татарстан” җырыбызны бүген беренче тапкыр сәхнәдә ишеттем, “Балаларга-оныкларга” да икебезнең уртак җимешебез. Лидия Әхмәтова –гади, киң күңелле кеше. Бүген дә мине үзе чыгып каршы алды. “Джазлы Казан” китабын тәкъдим иткәндә дә зурлап чакырды. Мин очып канатланып киләм аның белән очрашуларга. Керәшеннәрнең йөзек кашы, халкыбыз горурлыгы ул Лидия Алексеевна” – диде шигырьләр, драмалар язучы каләм остасы.

Бик җылы үтте матурлык һәм зәвык кичәсе...

Автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Супер концерт Лидия Алесеевна .