Керәшен хатын-кызлары баш киеменең бер элементы - чигәчә
Хәбәрләр

Керәшен хатын-кызлары баш киеменең бер элементы - чигәчә

XIX-ХХ гасыр башында ясалган. Вятка губернасы.

Алабуга керәшеннәре чигәчәләргә вак көмеш тәңкәләр тезгәннәр. Чигәчәнең кырыйларын ике-өч рәт итеп вак мәрҗәннәр белән бизәгәннәр.  Иң башта, чәч күренеп тормасын өчен, мәләнчек кигәннәр. Шуннан соң — чигәчәләр, чукул һәм маңкай тәңкәсе бәйләп куелган. Чукул арканы каплап торган, очына, гадәттә, челтәр тотылган була. Чигәчә - чигә турысына тәңкәләр тезелгән баш киеме.  

Народы Поволжья и Приуралья


Нет комментариев