Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр КВН командасы яңа сезонда кемгә «чемпион» исеме бирелә алуын әйтте

“Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының яңа сезоны башланып китте.

Ике ел рәттән чемпион исемен алган КВН җыелма командасы быел катнашмый. Ләкин егетләр уеннарны күзәтеп бара.

Без керәшеннәр командасының капитаны Дмитрий Баранов белән сөйләшеп, бу елгы уенчылар турындагы фикерен белдек.

– Дима, синеңчә, яңа сезонда кем чемпион исемен алырга лаек?

Минем фаворитлар арасында – былтыр финалга чыккан “Тукай районы җыелма командасы”, Актаныштан "Нәмәкәй" һәм Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлеге "Профкәмит" командасы. Яңалардан берсен дә аерып әйтә алмыйм, – диде ул.

Дмитрий үзе дә быелгы авторлар арасында икән.

“Әйдә, ШаяРТ”ның чирек-финалы мартта узачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев