Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр кайларда яши?

Кызганычка, керәшеннәрнең христианлашу тарихы фәндә ныклап өйрәнелмәгән, бу мәсьәләгә багышланган махсус хезмәтләр бик аз

Тарихи хезмәтләрдән күренгәнчә, татарларны христианлаштыру рус патшасы Иван Грозный 1552 нче елда Казанны алганнан соң башланып китә. Архиепископ Гурийга христианлаштыру эшләрен башлап җибәрергә патшаның әмере тапшырыла.

Соңгы вакытлардагы кайбер хезмәтләрдә һәм матбугатта керәшеннәрнең бер өлеше тагын да элеккерәк чорлардан ук христиан динен кабул иткән булырга мөмкин, дигән фикерләр дә язылып чыкты.

Керәшеннәрне, христиан динен кабул итү вакытлары буенча, «иске» һәм «яңа» керәшеннәргә аерып йөрткәннәр. Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан җиңелгәннән соң, ягъни XVI гасырның урталарыннан алып 1731 нче елга кадәр христианлаштырылган татарлар «иске керәшеннәр» дип аталган.

1731 нче елда миссионерлык эшен тагын да алга җибәрү максатыннан, махсус комиссия (новокрещенская комиссия) оештырыла. Бу комиссия оештырылганнан соң христианлаштырылган татарлар «яңа керәшеннәр» дип аталып йөртелә башлый. Яңа керәшеннәр XVIII-XIX гасырларда гына христиан динен кабул итә, аларның күпчелек өлеше шул вакыттагы мәҗүси чувашлар, марилар, удмуртлар була.

Шулай итеп, керәшеннәр үзләренең электән яшәп килгән урыннарында гына түгел, ә мөселман йогынтысыннан саклау өчен күчереп утыртылган урыннарда көн күрә. Патша хөкүмәтенең, миссионерларның шундый тырышлыгы нәтиҗәсендә, керәшеннәр татар халкының төп өлешеннән берникадәр аерымланып яшәәгән. Керәшеннәрнең рухи һәм матди мәдәниятендә, тел-сөйләм үзенчәлекләрендә кайбер борынгылыклар сакланган, шул ук вакытта христиан дине белән кергән йолалар һәм йола сүзләре барлыкка килгән.

Керәшеннәр барысы да бер төрле түгел, алар үз эчләрендә дә бер берсеннән шактый нык аерыла. Тел-сөйләм үзенчәлекләре, шулай ук икътисади һәм рухи мәдәнияткә караган үзенчәлекләрне чагыштырып караганда, шактый ерак араларга сибелеп утырган керәшеннәрнең биш зур төркеме бүленеп чыга.

Тарихи материаллардан күренгәнчә, татарларны христианлаштыру чорында татарлар белән янәшә яшәп, алар йогынтысында торган күп кенә башка халыклар — удмурт, марилар һ.б. да христиан диненә кертелгән һәм, керәшен булып, татарлар белән аралашып яшәп киткәннәр. Казан арты төбәгендә күп кенә татар авылларына нигез салучылар удмуртлар һәм марилар булган, соңга таба алар, татарлар белән аралашып, кушылып беткәннәр яки күчеп киткәннәр.

Тел үзенчәлекләре ягыннан Казан арты керәшеннәре бер төрле генә түгел, бу сөйләшне берничә урынчылыкка бүлеп карарга мөмкин:

Мишә буе керәшеннәре сөйләше;

Ташкирмән авылы сөйләше;

Пакшин авылы сөйләше;

Вятка буе авыллары сөйләше;

Кама буе авыллары сөйләше;

Шушма буе авыллары сөйләше;

Кукмара керәшеннәре сөйләше.

Архивта сакланган һәм Түбән Кама тирәсендә яшәүче иске керәшеннәр яши торган авылларны күрсәткән исемлектә Юшады, Мәлкән, Мәләкәс, Сәвәләй, Драгун-Бикмәт, Пәнәче h. 6. авыллар бар. XIX гасырда христиан динен саклау һәм аның йогынтысын ныгыту максаты белән керәшен авылларында чиркәүләр салына башлый. Мәсәлән, Уфа епархиясе язмаларында түбәндәге мәгълүматлар бар:

Юшады авылында чиркәү 1885 нче елда салынган, приходта 1785 иске керәшен, чирмешләр, 407 чуваш, мөселманлыкка чыккан 196 керәшен исәпләнгән.

Мәлкән авылында чиркәү 1890 нчы елда салынган, приходта 1818 иске керәшен, мөселманлыкка чыккан 80 керәшен исәпләнгән.

Балтай авылында чиркәү 1889 нчы елда салынган, приходта 291 керәшен, мөселманлыкка чыккан 34 керәшен исәпләнгән.

Сәвәләй авылында чиркәү 1889 нчы елда салынган, приходта 291 керәшен, мөселман диненә чыккан 34 керәшен саналган.

Драгун-Бикмәт авылында чиркәү 1889 нчы елда салынган, приходта 410 чуваш, мөселман диненә чыккан 61 керәшен саналган.

Баткак авылында чиркәү 1882 нче елда салынган, приходта 137 керәшен, мөселман диненә чыккан 532 керәшен саналган.

Мәләкәс авылында чиркәү 1888 нче елда салынган, приходта 2898 иске керәшен саналган.

Балчыклы авылында чиркәү 1882 нче елда салынган, приходта иске керәшеннәр теркәлгән.

Аты авылында чиркәү 1890 нче елда салынган, приходта 1705 иске керәшен, 397 чуваш, мөселман диненә чыккан 379 керәшен исәпләнгән.

Ләке авылында чиркәү 1782 нче елда салынган, 1932 иске керәшен исәпләнгән.

Борды авылында чиркәү 1888 нче елда салынган, приходта 2450 иске керәшен, мөселман диненә чыгучы 49 керәшен теркәлгән.

Усы авылында чиркәү 1895 нче елда салынган, приходта 941 иске керәшен теркәлгән.

Кили авылында чиркәү 1871 нче елда салынга, приходта 23 башкорт һәм типтәр, 1133 иске керәшен, 297 мордва исәпләнгән.

Маты авылында чиркәү 1887 нче елда салынган, приходта 683 чуваш, 1021 иске керәшен исәпләнгән.

Ахман авылында чиркәү 1893 нче елда салынган, приходта 28 мәҗүси чуваш һәм иске керәшеннәр теркәлгән.

Түбән Кама тирәсе керәшеннәренең сөйләше үзе дүрт урынчылыкка бүлеп карала.

Чистай районындагы керәшен авылларының барлыкка килүе XVII гасырда патша хөкүмәте тарафыннан Кама арты линияләренең төзелү чоры белән аңлатыла.

Тел үзенчәлекләре ягыннан чыгып караганда, чистай керәшеннәре сөйләше, бигрәк тә лексика өлкәсендә, мишәр сөйләшләренә якын тора, казан арты һәм Түбән Кама тирәсе керәшеннәре белән дә уртак.

Тау ягындагы керәшен авыллары Татарстан белән Чувашстан чигендә урнашкан. Күрше булып җорган татар һәм чуваш авыллары элек-электән бер-берсе белән нык аралашып, үзара йөрешеп яшиләр, бәйрәмнәр һәм кичке түгәрәк уеннарда чувашлар да, керәшеннәр дә бергәләп уйный, уртак җырлар җырлый. Бу төбәктәге татарлар һәм чувашлар арасында гаилә бәйләнешләре дә көчле булган, киленнәрне чувашлардан алу гадәти күренеш булып саналган. Әмма чуваштан килгән киленнәр керәшен гаиләсендә бик тиз генә татарча сөйләшүгә күчеп киткән. Биредәге авылларда яшәүче керәшеннәрнең күпчелеге ике телдә: чувашча да, татарча да яхшы сөйләшәләр.

Халык телендә сакланган истәлекләргә караганда, хәзерге керәшеннәр христиан динен XVI нчы йөздә кабул иткән. Авыл исемнәре, зиратлардагы кабер ташлары бу авылларга нигез салучыларның исемнәре белән бәйле булса кирәк. Мәсәлән, Куясан авылы — Хуҗа Хәсән, Мәлки — Мәүликәй, Кырбаш — Корбангали, Тәрбит — Тәңребирде һ.б. Орым Тәрбите авылы янындагы иске зиратта (бу авыл кешеләре аны мазар, мазар-лык дип әйтәләр) язулы кабер ташлары сакланган, шуларның берсендә Тугаш улы Тәңребирде исеме һәм ташның 1550 нче елда язылган булуы турында мәгълүматлар бар.

Тел үзенчәлекләре һәм материаль культурада чувашлар белән уртаклыклар булса да, бу төркем керәшеннәрне борынгы татарлар дип карарга нигез бар. Ә күрше чуваш халкы белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнашу христиан динен кабул иткәч, тагын да көчәеп киткән булырга тиеш.

1924 нче елга кадәрге административ бүленеш буенча Чиләбе өлкәсендәге керәшен авыллары Оренбург губернасының Верхнеуральск өязенә караган.

Нагайбәкләр XIX гасыр урталарына кадәр Уфа губернасының Бәләбәй өязе Нагайбәк крепосте тирәләрендә казнага ясак түләп яшәгән. Соңыннан, башкорт бунтларында катнашмаган өчен, Нагайбәк крепосте тирәләрендә яшәгән керәшеннәр ясактан азат ителгән, үз кулларына җирләр бирелгән һәм 1748 нче елдан башлап бу керәшеннәрне казакъ сословиесенә керткәннәр, алардан махсус казакъ полклары төзегәннәр. Нагайбәкләр 1842 елга кадәр Бакалы авылы һәм Нагайбәк крепосте тирәләрендә яшәгән. Әмма 1842 нче елда, өченче казакъ кантоны бетерелгәч, Бакалы һәм Нагайбәк станицаларына караган авыллардан казакъ гаиләләрен Оренбург губернасындагы Верхнеуральск өязенә күчереп утыртканнар.

Рус армиясенең Италия, Германия, Франция белән булган сугышларда ирешелгән уңышларын мәңгеләштерү максатыннан, нагайбәкләр яши торган авылларга да чит шәһәрләр исеме: Париж, Варлам, Фершампенуаз, Требия һ.б. бирелгән.

Нагайбәкләрнең килеп чыгышлары, кем булулары белән галимнәр күптәннән кызыксынган. П. И. Рычков, В. Н. Витевский нагайбәкләрне Казан ханлыгы җимерелгәч үк чукындырылган Арча ягы татарлары дип исәпли. Ф. М. Стариков, П. Небольсин аларны чукындырылган нугайлар дип карый. С. А. Токарев нагайбәкләрне керәшеннәр дип исәпли. Хәзерге вакытта нагайбәкләр үзләре дә Казан ягы керәшеннәре белән кардәш икәнлекләрен онытмаганнар, алар үзләрен «иске ил керәшеннәре» дип атый. Нагайбәкләрнең һәм элекке Казан, Уфа губерналарында яшәгән керәшеннәрнең теле бер-берсеннән бик аз аерыла. Моңа Н. Ф. Катанов та игътибар иткән булган. Әмма нагайбәкләр күп еллар дәвамында татар халкының төп массасыннан читтә, башка халыклар — казакъ, башкортлар чолганышында яшәгәнлектән, аларның сөйләшендә күпмедер аермалы үзенчәлекләр дә бар.

Нагайбәк сөйләшендә әдәби телдән аермалы булган үзенчәлекләр фонетика, морфология һәм лексика өлкәсенә карый һәм алар урта диалектның башка сөйләшләре, бигрәк тә Казан арты керәшеннәре сөйләшләре белән уртак.

Флера Баязитова, филология фәннәре докторы

«Керәшен сүзе» гәҗитеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кряшен укымышлылары татар халкы ничек килем чыкканын кайчан ачыклап жазып чыгарлар икян.