Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Керәшенчә огонёк»та карендәшләрне Яңа ел белән Кырлач бабай котлады

27 декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында «Керәшенчә огонёк» дип исемләнгән Яңа ел тамашасы узды.

Мондый бәйрәм тамашалары, конкурслар үткәрелүе һәр керәшен кешесе өчен зур куаныч. Чөнки, монда бер туганнардай җыелып, беразга гына булса да дөнья мәшәкатьләреннән арынып, күңел юанычы табабыз; кабатланмас культурабызга сокланабыз.

Туганыйлар җыелган

Концерт башланганчы күзем читтәрәк гөр килеп аралашып торучы түтиләргә төште. "Менә никадәр карендәшләребез җыелды! Безнең авыл кызларын да күрдем әле", – диде арадан берсе. Туганыйлары белән очрашу сөенече йөзендә чагыла иде аның. Түзмәдем, барып сүз куштым: кайсы яклардан икәнлекләрен, керәшен дөньясындагы яңалыклар белән кайда, ничек танышуларын, чараларга еш йөриләрме, юкмы икәннәрен беләсем килде. "Кайбыч районының Иске Тәрбит авылыннан без, – диделәр бертуган Елизавета һәм Зоя Васильевалар – Казанда яшибез, мондый җыеннарга йөрергә тырышабыз".
"Татар кешесендә кияүдә булсам да, ике якны да якын итеп, динебезне, йолаларыбызны хөрмәт итеп яшибез. Инде туган нигездән киткәнебезгә күп еллар үтсә дә, туган як, әти-әни җырлаган җырулар, керәшенчә тәмле итеп сөйләшүләр онытылмый, гел сагындырып тора. Авылга да кайтабыз, төп йортыбыз буш түгел, каршы алалар, кунак итәләр",– дип тезеп китте Елизавета түти. Ә Зоя түти: "Кайткан саен тирә-күрше, туганнар җыелышып, кич утырабыз. Туган йортта әтинең яратып җырлаган "Зимагур"ын искә төшерәбез. Әнинең тәмле пирогларын, моңлы тавышын ишеткәндәй булабыз" – диде. Алар Казанда керәшенчә бәйрәм-йолалар үткәрелүенә, үз газетабыз булуына шатлануларын да әйтеп уздылар.  

Концертка авыллардан килүчеләр дә шактый иде. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов белән дә сүз алышырга өлгердем. Ул барлык кешеләрне дә киләсе Яңа ел белән тәбрикләде. "Яңа ел алдыннан үткәннәргә нәтиҗә ясап, эшләнгәннәрне барлап, ялгышларны төзәтеп, киләчәккә планнар корып кую гадәте бар. Дөньялар тыныч, күкләребез аяз булсын, исән-имин булыйк, барлык хыяллар тормышка ашсын!", - дип тә өстәде.

Ә Зәй районының Сарсаз-Баграж авылыннан килгән Петр Минеев элек керәшен җәмгыятендә актив катнашкан кеше. "Бүгенге көндә дә керәшеннәрдән ерагаймадым, гел кызыксынып торам. Заманында Зәй керәшеннәре оешмасы җитәкчесе булып тордым. Ул вакытлар белән чагыштырганда, хәзер бик рәхәт инде. Үзебезнең керәшен мәдәни үзәгебез булдырылды. Бик күп төрле чаралар үткәрелеп тора. Конференцияләр, очрашулар уза", – дип сөйләде ул.

 

Кыш бабай керәшенчә – Кырлач бабай

Концерт программасы вокал һәм хореография номерлары белән үрелеп барды. Тамашачылар артистлар башкаруында Яңа ел репертуарыннан да, һәркемгә таныш булган керәшен җыруларын да тыңладылар. Концертта үз балалары белән бергәләп җырлаган "Бәрмәнчек" артистлары Александр Игнатьев, Снежана Абрамоваларның чыгышын халык аеруча яратып кабул итте. Яраткан җырчыларыбыз Вадим Захаров, Татьяна Ефремова, Римма Никитина, Игорь Дмитриев, Алина Давыдова, Светлана Минеева, Оксана Дмитриева, Лариса Басыйрова, "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле, Җырчы Җәкәү җортында оешкан "Тумар" ансамбле чыгышлары, талантлы балалар Иван Пугачев, Амелия Феофанова, Яна Шалаумова башкаруындагы җырларга тамашачылар да кушылып җырлады. Уртага чыгып биеп алучылар да шактый булды. "Тарих" дип аталган стильле, заманча керәшен киемнәрен сәхнәдә күрсәтүне дә игьтибар белән күзәттеләр. Аңа нигез салучы "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев һәм мәдәни үзәк дизайнеры Элина Якупова белән дә таныштылар.

Кар кызын җитәкләп, керәшенчәләп әйткәндә, Кырлач бабайның сәхнәгә чыгуы, балаларга бүләк таратулары, тамашачыны тагын да җанландырып җибәрде. Кырлач бабай – Олег Фазылҗановның мәзәк сүзләр сөйләве, сикереп биеп алуы, матур итеп теләкләр теләве, ә Кар кызы – Ольга Бачкованың җырлавы да онытылмаслык булды. Соңыннан Яңа ел "салютын" тамашачы басып алкышлады.

Тамашачының  үзара сөйләшүеннән колакка кергәннәр:

Галина:

- Аллага шөкер, талантлы яшьләребез күп, җырчысы, биючесе, сүзгә остасы һәм тагын башка яктан булдыклылары җитәрлек. Без олыларны бернәрсә  борчый, алар керәшенлекләрен генә җуймасыннар иде. Талантлы булу гына җитми бит әле, борынгыдан килгән йолаларыбызны, үзебезгә генә хас кием өлгеләрен, телебезне сакласыннар иде алар. Әлбәттә, моның өчен күп эш алып барыла, чаралар үтә, газетада язалар. Шулай да, милли тәрбиягә нигезне әби-бабасы, әти-әнисе салып калдырырга тиеш.

Валентина:

- Үз керәшен үзәгебез булуга ирештек, анысы зур шатлык, әлбәттә. Анда республикага үрнәк мәдәни чаралар күрсәтелә. Алар бик популяр. Районнар айлыгы булганда барган идем, кеше шыгрым тулган. Залы гына кечкенәрәк. Иркенрәк булса тагын да яхшырак булыр иде. Ярый, булганына шөкер итәбез. Киләчәк бары тик яхшы нәрсәләр генә китерсен.

Григорий:

- Керәшен дип бөтен көчләрен куеп тырышып, йөгереп йөрүчеләребез бар. Олыгаеп баручылары шактый, аларның эшен дәвам итәрлек яшьләр булырмы дип борчылам.

Петр:

- "Бәрмәнчек" – безнең горурлыгыбыз. Ул керәшеннәрне бөтен дөньяга таныта. Әкренләп составын да яңартып тора. Яшь җыручы Денисыбыз армия сафларына алынган икән, булдыра торган егет, кайткач, безне җыр-моңнары белән куандырыр тагын. Исән-имин булсын!

Зинаида:

- Рәхәт инде заманасы, күп кенә яңалыклар белән социаль челтәрләрдән танышабыз. Белдерүләрне дә шуннан укыйбыз. "Туганайлар"да да керәшеннәрнең бөтен тырышлыгы, тормышы, яңалыклары яктыртылып тора.

Елена:

- Керәшеннәр өчен оештырылган чараларга яшьләр тартыла башлады. Бик сөенәм шуңа. Алар монда килеп бер-берсен дә таба бит. Парлашып та куялар, шулай чын керәшен гаиләләре туа.

Соңгы сүз. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк оештырган “Керәшенчә огонёк” бәйрәменең барлык сюрпризларын да әйтеп бетермим. Концертның видеоязмасын Яңа ел бәйрәмнәрендә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең ютуб-каналыннан карап булачак.

Бәйрәмнән тулы фоторепортаж

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев