Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшенчә кыз елату җырлары, сыктаулар

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында Дарья Бикмәтовадан язып алынган.

Дөбер-дөбер туйлар  килә,

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява

Чыршы келәт башына;

Дөбер-дөбер туйлар килә

Кыз белән егет башына.

 

Ап-ак, ап-ак йомычка

Учакларда көл була;

Бикә кебек тиңдәшебез

Ятка китеп хур була.

 

Ике кием башмагым бар,

Ничек киеп туздырыйм?

Җан сөймәгән кешегә китеп,

Ничек гомер уздырыйм?

 

Ефәк янчык төбендә

Алтын тәңкә бар микән?

Безнең әтиләр кебек

Ирексез бирүче бар микән?

 

Алмагачның төпләрендә

Тары тишелер микән?

Минем “уф” дип сулаганны

Туганнар ишетер микән?

 

Көтүдән кайткан сыерның

Сөтен сау да шикәр ит;

Әй, әнекәм, әнекәм,

Күкрәк сөтең бәхил ит.

 

Әй, аландыр, аландыр,

Аланда үскән баландыр;

Әй, әтекәм, әтекәм,

Итәгеңдә үскән балаңдыр.

1955 ел, « Йола һәм уен җырлары» китабы.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев